Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Үләр өчен, бер стакан да җитә

«Хыял» кибете янында «фанфурик» сату очрагы теркәлгән. Бу хәлне күзәтеп торган шаһит, барысын да кәрәзле телефонына төшерә.

Видеода кибет янында басып торучы хатын янына бер ир килеп, нидер сөйләшкәннәре күренеп тора. Аннары сатучы ирнең пакетына кечкенә шешә тыга. Төшерүче шулай ук аның бәясе 70 сум икәнен дә белгән. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында тикшерү үткәрергә вәгъдә биргәннәр инде.
Быел Түбән Кама кибетләрендә табылган 4000 литрдан артык спиртлы сыекча махсус полигонга озатылып, юк ителгән. Тагын бер партияне шушы көннәрдә алып киткәннәр. Әрҗәләрдә – ялган аракы, сыра, коньяк – барлыгы 750 литр. Аларның сыйфатын расларлык бер документ та булмаган. Эчендә исә метил спирты да бар. Агуланып үләр өчен, бер стакан эчү дә җитә. Конфискацияләнгән товар Иваново өлкәсендәге махсус полигонда юк ителәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев