Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Әле ярый, исән калган

Химиклар урамындагы 17нче йортта яшәүче 12 яшьлек малай, тәрәзәдән кычкырып, узып баручылардан ярдәм сораган. Малайның әти-әнисе эшкә киткәч, балалары урамга чыгып йөрмәсен өчен, аны бер үзен квартирда бикләп калдырганнар. Бу көнне малайның кинәт кенә хәле начарайган: ул ютәлли башлаган, тыны кысылган. Малай тәрәзәдән кычкырып, узып баручылардан ярдәм сорарга тотынган. Бер...

Химиклар урамындагы 17нче йортта яшәүче 12 яшьлек малай, тәрәзәдән кычкырып, узып баручылардан ярдәм сораган.
Малайның әти-әнисе эшкә киткәч, балалары урамга чыгып йөрмәсен өчен, аны бер үзен квартирда бикләп калдырганнар. Бу көнне малайның кинәт кенә хәле начарайган: ул ютәлли башлаган, тыны кысылган. Малай тәрәзәдән кычкырып, узып баручылардан ярдәм сорарга тотынган. Бер егет әлеге малайның, чыннан да, хәле мөшкел икәнен аңлагач, даруханәгә барып, дару сатып алган һәм аны малайга тәрәзәдән ыргыткан. Даруның файдасы тимәгәч, егет полиция чакырткан. Полиция исә, үз чиратында, «Ашыгыч ярдәм» табибларын дәшкән. Әлеге хезмәтләрнең барысы да килеп җиткәч, малайның әтисе дә эштән кайтып кергән.
Табиблар малайга астма дигән диагноз куйганнар. Сүз уңаеннан, элек беркайчан да малай тын кысылуга зарланмаган. Мондый приступ аның белән беренче мәртәбә булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X