Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кызганган өчен штраф түләячәк

Шәһәребез кибетләренең берсендә кичке сәгать 10 нан соң аракы һәм сыра сатканнар.

Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре хәбәр итте. Сатучы хатасын: «Даими сатып алучы булгач, бирмичә булдыра алмадым», – дип аңлаткан. Тик менә саткан товарны да касса аша ул үткәрергә «оныткан» булса кирәк.
Белгечләр әйтүенчә, Федераль закон нигезендә, 22.00-10.00 сәгатьтә хәмер сату катгый тыела (хәтта даими сатып алучыларга да). Нәтиҗәдә, кибет хуҗасына һәм сатучысына карата административ беркетмә төзелгән. Сүз уңаеннан, канунны бозган өчен, сатучыга 4 мең сумга кадәр, юридик затларга 40 мең сумга кадәр штраф яный.
Шулай ук бу көнне тикшерү нәтиҗәләре буенча, «фанфурик»лар сату урыны ачыкланган. Бу спиртлы сыеклыкны шәһәр базарларының берсендә, оекбашлар сату бүлегендә тапканнар. Эшмәкәр, күрәсең, үз кеременнән канәгать булмыйча, өстәмә акча эшләмәкче булган. Тикшерү бара, эшмәкәргә административ беркетмә төзеләчәк.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев