Туган як

Кычкыртып талыйлар...

Күптән түгел балконга пластик тәрәзәләр куйдырдык. Шул вакытта шәһәрдә тәрәзәләр кую белән шөгыльләнүче бихисап оешма, предприятиеләргә шалтыратырга туры килгән иде, әмма аларның хезмәтләре кыйбатка төшкәнлектән, Яр Чаллы фирмаларының берсенә мөрәҗәгать итәргә булдык. Уңышлы килеп чыкты кебек. Инде тәрәзәләре озын гомерле булсын... Ник дигәндә, «Роспот-ребнадзор» идарәсенең җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Изиятуллин...

Күптән түгел балконга пластик тәрәзәләр куйдырдык. Шул вакытта шәһәрдә тәрәзәләр кую белән шөгыльләнүче бихисап оешма, предприятиеләргә шалтыратырга туры килгән иде, әмма аларның хезмәтләре кыйбатка төшкәнлектән, Яр Чаллы фирмаларының берсенә мөрәҗәгать итәргә булдык. Уңышлы килеп чыкты кебек. Инде тәрәзәләре озын гомерле булсын... Ник дигәндә, «Роспот-ребнадзор» идарәсенең җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Изиятуллин халыкның күрше шәһәрләрдән килеп эшләүчеләрдән бер дә риза булмавы турында хәбәр итте. Боларның хезмәт күрсәтү сыйфаты гаять начар икән. Өстәвенә, түбәнкамалыларның күбесе, беркатлыланып, тәрәзә куючы фирма белән язмача килешү төзүне дә кирәк тапмый, ә соңыннан, нинди дә булса кимчелеккә тап булса, нишләргә, кая барырга белмичә бәргәләнә.

Кызганыч, әмма сыйфатсыз хезмәтләрдән, товарлардан зыян күрүче, алдакчы һәм карак-лар кулына эләгеп корбан булучыларның саны көннән-көн арта. Былтыр «Роспотребнадзор» ида-рәсенә бозылган хокукларын торгызуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны 600дән артып киткән. Элек халык җирле малкуарлардан зарланса, бүген аңа читтә эшләнгән тәрәзә, ишекләр (яки башка товар) ошамый. Йошкар-Ола сәүдәгәрләреннән ераграк йөрүең хәерлерәк, болар белән сату-алу эшләре алып баручылар күп проб-лемаларга тап була, дип сөйли Рөстәм Изиятуллин.
Соңгы вакытта шәх-си эшмәкәр Алсу Сәүбәновадан зарланучылар күп. Ул, автомобиль сатып алырга теләүчеләр белән килешү төзи дә, акчасын алдан алып, юкка чыга икән. Шулай итеп, вәгъдә ителгән машиналарын көтеп арыгач, ничек булса да, тиенләп җыйган акчаларын әлеге Алсудан кайтарырга теләүчеләр «Роспотребнадзор»га агыла. Менә шулай, артык ышанучан булсаң, ярык тагарак янында утырып калуыңны сизмичә дә калуың бар. Шәһәрдә мондый алдакчылар җитәрлек. 2010 елда «Аркада» сәүдә үзәгендә душ кабиналары сатып утырган шәхси эшмәкәр Гүзәл Евгеньева күпме кешене алдаган. Килешүдә билгеләнгән йөкләмәләрне үтәмичә, шәһәрдән тайган бу хатын әле дә бурычларын түләмәгән. Әллә суд приставлары да таба алмый аны шунда... Югыйсә, бу оятсызның тору урыны да билгесез булып, шәһәрдә теркәлмичә яшәп һәм «эшләп» йөрүе миграция хезмәтен кызыксындырырга тиеш булгандыр. Гүзәлнең намуссыз гамәлләре турында ул шәһәрдән качканчы ук билгеле иде ич.
Халыкны, элеккегечә, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү сыйфаты канәгать-ләндерми. Мәсәлән, күпләр кайнар суның болганчык, тутык төсендә булуыннан зарлана. Аның тиешле дәрәҗәдә кайнар булмавы да борчый. Мәсәлән, Химик-лар урамының 6а йортында кайнар су кранын ачкач, әүвәл озак кына салкын су килә, соңыннан инде бераз җылына башлый. Билгеле ки, мондый күренеш беркемгә дә ошамаячак. Күпләрне борчыган, әмма хәл ител-мәгән мәсьәләләрнең тагын берсе җылылык бирү белән бәйле. Нишлисең, халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтү сыйфаты, аның өчен түләүгә кагылышлы проблемалар байтак. «Роспотребнадзор»га килеп ирешкән шикаятьләр дә шул турыда сөйли. Моннан тыш, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары, техника, төзелеш материаллары, мебель, кием-салым сатучылардан да зарланалар. Бу очракта я товар үзе, я сатучының мөгамәләсе ошамаган була инде. Һәр очракка аерым тукталу кирәк тә түгел, барыбызның да башыннан үткән лә...
Безнең халыкта «гаебе атта да, тәртәдә дә бар», дигән гыйбарә яшәп килә. Һәм ул чынбарлыкка бик тә туры килә. Гадәттә, ике як та гаепле. Сине алдадылармы? Алданмас өчен, үзеңә игътибарлырак булырга, уйлап эш итәргә кирәк. Аннары, сатучы һәм кулланучы арасында туган конфликтларның тагын бер сәбәбе бар. Монысы - наданлык. Еш кына эшкуарлар үзләре дә сату-алу эшен дөрес оештыра белми, аның нечкәлекләренә төшенергә теләми, ә документлар белән эш итәргә осталык җитеп бетми. Рәтен белеп эшләгәндә генә нәтиҗәле була шул.
Инде үз хокукларын якларга теләүче кулланучылар колагына берничә сүз: «Роспот-ребнадзор» хезмәткәрләре сезгә ярдәм итәргә әзер, белгечләр киңәшсез калдырмас (мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 41-55-50 һәм 41-70-23). Шәһәрнең Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә сезнең өчен «Консультация үзәге» эшләвен дә белеп торыгыз. Анда 41-55-05 номеры белән шалтырата аласыз. Үзәктә шулай ук юридик ярдәм дә тәкъдим итәләр. Былтыр, мәсәлән, әлеге үзәк 900гә якын түбәнкамалыга булышлык күрсәткән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: