Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Куркак җаннар шул без

Пычаклы талаучы 10 октябрьдә 11.30 сәгатьтә эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә шалтыратып, шәһәргә кергәч тә уң якта урнашкан "Магнит" кибете (Вахитов урамы) янында 26 яшьлек хатынга пычак белән кадаганлыклары турында хәбәр итәләр. Билгесез җинаятьчене эзләүгә шунда ук керешелә һәм 14.30 сәгатьтә Түбән Каманың "СВТНП-Волга" шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре Иштирәк авылы...

Пычаклы талаучы

10 октябрьдә 11.30 сәгатьтә эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә шалтыратып, шәһәргә кергәч тә уң якта урнашкан "Магнит" кибете (Вахитов урамы) янында 26 яшьлек хатынга пычак белән кадаганлыклары турында хәбәр итәләр. Билгесез җинаятьчене эзләүгә шунда ук керешелә һәм 14.30 сәгатьтә Түбән Каманың "СВТНП-Волга" шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре Иштирәк авылы янындагы юлда әлеге хатынның әйберләрен һәм, шулай ук, автомобильне дә табалар. Тукай районы участковые 15.30 сәгатьтә җинаятьченең үзен дә эләктерә.

Җинаять урынында тикшерү алып барган төркем түбәндәгеләрне ачыклый. 7 октябрьдә "Авито" сайтында машинасын сату турында белдерү "элгән" хатынга шул көнне үк билгесез бер ир-ат шалтырата. Ул үзенең машина сатып алырга җыенуы турында әйтә. Очрашу урынын Чаллыда билгелиләр. Күрше шәһәрдә очрашып, машинаны һәм тиешле документларны карагач, бу ир Түбән Каманың үзендә тагын очрашу билгели. Бирегә ул үз машинасында килә. Алдан сөйләшенгәнчә "Магнит" янына килеп туктаган теге хатынның машинасына - арттагы утыргычка кереп утыра. Сул кулы белән хатынны муеныннан эләктереп алып, пычак белән йөрәк турысына, иңбашына һ.б. җиде мәртәбә чәнчә... Ычкынып китеп, машинадан урамга чыгарга ыргылган хатынның уң тезенә пычак белән кадап, ул аны машинага сөйрәп кертмәкче була. Көч-хәл белән автомобиленнән чыгып асфальтка егылган хатын артыннан ук машинадан сикереп чыга бу ир. Һәм җирдә ятучы яралы хатынның башын асфальтка бәрә-бәрә кыйный. Шуннан соң, канлы пычагын үз җинаяте корбаны янына ташлый да, хатынның машинасына утырып китеп бара...

Яралы хатын соңгы көчен җыеп, "Магнит"ка кереп, кибеттәге сак хезмәткәренә эндәшә. Алары исә шунда ук "ашыгыч ярдәм" чакырталар. Хатынны дәваханәнең хирургия бүлегенә илтәләр. Бу канлы вакыйганы "Магнит"ның урам ягын күзәтә торган камера үз хәтерендә калдырган. Ул видеоязма кибеттән алынып, җинаять "эш"енә теркәлде.

Кулга алынганнан соң, әлеге адәм бу канлы вакыйганы түбәндәгечә аңлатты. Янәсе, ул үз машинасын сатарга һәм банкта кредит рәсмиләштереп икенче автомобиль сатып алырга җыенган. Ә инде сайтта машина сатылу турындагы белдерүгә юлыккач, фикере үзгәргән - сатучы хатын-кызның машинасын талап алып, күрше Чаллы шәһәренә китәргә һәм шунда сатарга. Кулына машина төшкәч, ул шулай эшли дә. Машинага утырып, Иштирәк ягына юнәлә. Талап алынган машинаны шунда яшереп калдырып, үз автомобилен "Магнит" яныннан алып китү өчен Түбән Камага килергә тиеш була ул. Машинаны Иштирәк авылы янындагы ярга төшереп яшерергә уйлый. Машина салонындагы балалар креслосын, теге хатынның сумкасын, кесә телефонын ярдан аска томыра. Бары тик машина документларын һәм ачкычын гына ала да, олы юлга чыгып, Түбән Кама ягына таба баручы машиналарга кул күтәрә. Бәхеткә, бераздан полицейский аны эләктереп ала...

Булат НӘБИУЛЛИН,

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре.

 

Куркак җаннар шул без...

26 яшьлек хатынга яшь кенә бер "күсәк" пычак белән кадаган минутларда "Магнит" кибете янында беркемнең дә булмавына аптырамаган идегезме? Бу очракта, үз затташларыма эндәшәм. Сәбәбе - хәзерге хатын-кыз, ирләргә караганда ныграк, көчлерәк. Ирләр нейтралитет сакларга күнеккән бездә. Берәрсен бәргәләгәннәрен, яки башка әшәкелек эшләнгәнне күреп, шул якка бара башлаучы хатын-кызны, гадәттә ирләр, "сиңа гына кирәк инде, киттек тизрәк, үзеңә ташлануларын көтәсеңме әллә", дип, читкә әйди.

Хатыннар! Әйдәгез әле, телевизордагы төче сериаллардан аерылып, күзебезне ачып карыйк. Нәрсә булды безгә? Нишләдек? Берәр бәла килсә, ерткыч җәнлекләр үзара дошманлыкны онытып, гомерләрен бергәләп саклап калу инстинктына буйсына. Ә безнең, баш миләренә акыл чаткысы салынган кешеләрнең җәмгыяте барыбыз өчен дә куркыныч булган бәлагә тарыды. Ул - битарафлык, куркаклык.

10 октябрьдә "Магнит" янындагы вәхшилекне төшереп алган видеокамера язмасын кат-кат әйләндереп утырдым. Беркатлылыгы (кем инде машина кадәр машина сатырга ялгызы гына йөри?!) аркасында җинаятьче корбанына әйләнгән хатын. Ул үзенең караңгы кызлы төстәге машинасында җәяүлеләр һәм коляскадагылар йөри торган юл янына ук - кибет почмагына килеп туктаган. Машинада килүчеләр дә, шулай ук, Вахитов урамындагы 4нче йорт яклап кибеткә төшүчеләр дә күрерлек урын. Шул ук рәткә әлеге кыздан алдарак килеп туктаган машинадан яшь кенә хатын-кыз белән ир-ат кибет тележкасына озаклап тартмалар бушаталар. Бер арбаны тутыргач, хатын-кыз аны кибет ягына таба алып китә. Икенчесенә дә багажниктан тартмалар салучы аклы-кызыллы курткалы ир-ат бер мәлгә туктала да, янәшәдәге машинаны урап, теге кыз автомобиле ягына таба атлый. Анда ул бик азга гына тораташтай кала. Машина эчендәге хәлләрне карап тора, күрәсең. Һәм, ут капкандай, секунд эчендә машина араларыннан кибеткә таба атыла. Әйбер тутырыла башлаган тележкасы да, хәтта машинасының багажнигы да ачылган килеш кала...

Ә алгы як ишеге ачыла башлаган машинадан - аксыл киемле яртылаш бөгелгән чандыр кыз һәм, аңа ябышып диярлек, олы гәүдәле ир-ат күренә. Кыз яңгыр күлдәвекле җирдә утырган килеш, артка таба шуыша, тегесе һаман аның өстенә килә...

Машинадагы хәлне күреп, тизрәк читкә йөгерүче тагын берничә ир-атны күрергә була әлеге язмада.

Ишетүемчә, кибет эченнән пакетлар күтәреп чыгып килүче сатып алучылар да булган. Әмма алары, бәладән-башаяк дигәндәй, икенче ишектән чыгып, берни ишетмәгәндәй, берни күрмәгәндәй, битараф кыяфәтә атлаганнар.

Әгәр ул мизгелләрдә "Магнит" янында булсаң, үзең нишләр идең икән, дисезме? Боларны язып утырганда, мин бик тә батыр, чөнки күңелемне битарафлыкка каршы нәфрәт чолгап алган. Ә инде шул мизгелдә кибет янында булсам, йөгереп барып теге ир-атка ябышыр идем, дип әйтә алмыйм. Чөнки мин дә, сезнең кебек үк, куркак! Бәлки әле сезгә караганда да куркаграктыр...

Бер таныш хатынга да шул ук сорауны биргән идем, "мин җүләр түгел, эчеңә пычак белән бер генә тыгар иде", дигән сүз ишеттем. Кемнәрдер карашларын читкә борды. Әмма бер генә кеше дә, әгәр ул кыз урынында үз балам булса дип уйлап, һичьюгы, куркытыр өчен генә булса да, "милиция" дип кычкырып, кеше җыяр идем, дигән фикер әйтмәде. Әлеге очрак турында сүз чыккач, үзе дә хокук сагында эшләүче бер танышымның , "күз алларында кеше үтермәкче булганнар, ә алар тыныч кына үтеп-сүтеп йөргәннәр, ник берсе туктасын да, янына килсен...", дип әйткәндәге ачынулы тавышы колагымда яңгырап, тетрәндерә...

Ярый әле, һаман да шул, "мент"лар, "козел"лар бар. Сезнеңчә атадым, ошадымы? Ошагандыр, хокук сагындагыларны беребез дә өнәми бит. Үзебез авыр хәлдә (кыйналган, таланган һ.б. очракларда) калганда бик тиз исебезгә төшүче полиция хезмәткәрләре булмаса, "Магнит" почмагында көпә-көндез теге хатынны талап качкан адәм актыгының кара "эшчәнлеге" тукталмас, дәвамлы һәм тагын да коточкычрак булыр иде.

Бу очракта да, безнең Түбән Кама полицейскийлары үзләренең бик тиз һәм барлык хезмәтләренең дә бердәм эшләвен тагын бер кат расладылар. Ул адәм актыгының кай тирәдәрәк булырга мөмкин икәнен ачыклауга, аны тыгыз боҗрага әйләндереп алып, качу җае калдырмыйча, кулга алганнар.

Шуннан нәрсәме? Ә без, шулай телсез-өнсез куркаклар булып яшәвебезне дәвам итик. Беркөн килеп, чират үзебезгә дә җиткәнче...

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев