Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Куллары «кычыткан»

Түбән Камада ике кыз Студентлар урамындагы 36 нчы йортның бер подъездына зыян китергән.

Подъездда урнаштырылган камера кызларның «щиток»тагы электр үткәргечләрен өзүләрен төшереп алган. Аннары алар лифт чакыртып, аска төшеп, почта әрҗәләрен дә җимергәннәр. Хулиганнарны йортта яшәүчеләр тоткан һәм «Росгвардия» хезмәткәрләренә тапшырган. Кызларның берсенә берничә айдан 18 яшь тулачак, аның белән балигъ булмаганнар эш бүлеге инспекторлары эшли. Икенчесеннән тикшерүчеләр сорау ала. Җинаять кылган вакытта икесенең дә исерек булганлыгы билгеле.
Шәһәрнең сәүдә комплексларының берсендә хулиганнар пневматик коралдан атканнар. Җинаятьтә ике Башкортстан кешесе гаепләнә. Шуларның берсендә – 37 яшьлек исерек ирдә үзе белән пневматик пистолет булган. Ә 23 яшьлек танышында бу пистолеттан газ балоны тапканнар. Хокук сакчылары коралны алганнар, ату факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев