Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Куллары кычыткач

Автошәһәрчектә күперне җимергәннәр, сыннарга зыян китергәннәр, тукталышны ватканнар... Моны өлкәннәр түгел, ә яшүсмер вәхшиләр эшли бит. Яңа паркларда видеокамералар урнаштырылса да, сакчылар булса да, алар үзләрен иркен хис итә.

Автошәһәрчектә үсмерләр үзләрен хуҗаларча тоталар дисәң, дөрес булмас. Хуҗа кеше үз өен җимерми. Ә биредә кечкенә йортларның тәрәзәләрен ватканнар, күпернең бер өлешен җимергәннәр.
– Бу парк шәһәрдәшләр өчен ясалган бит. Моны онытмасыннар иде, – дип әрнеп сөйли автошәһәрчек мөдире Альбина Янбулатова.
Вәхшиләргә 12-14 яшьләр тирәсе булыр. Хезмәткәрләр аларны тотып алып, әңгәмәләр уздырганнар, әмма бу нәтиҗә бирмәгән. Паркта кеше булмаганда, алар кабат тәртип бозганнар.
Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркына да көн юк. Төзелгәннән бирле ни генә күрми ул: тренажерларны ватканнар, кышын чыршыга зыян китергәннәр, су анасы сыны урнаштырылган бассейнны гына да ничә тапкыр төзекләндерергә туры килгән. Бу юлы Тукай әкиятләре сыннарын мәсхәрә иткәннәр, өстәвенә пластик китапның битләрен каерып алганнар. Болары да – яшүсмерләр эше.
– Сакчылардан курыкмый алар, хәтта дорфа итеп җавап бирәләр. Безне монда кешегә дә санамыйлар. Ата-аналар балаларын яклап «монда соңгы көнегезне эшлисез» дип тә яныйлар әле , – ди Тукай паркы сакчысы. 
«Шифалы» тукталышын да тынычлыкта калдырмаганнар. Аның «антивандал» пыяласын вату өчен тырышканнар һәм теләкләренә ирешкәннәр. Мондый павильонның бәясе бер миллион сум тирәсе тәшкил итә. Хәзерге вакытта матди зыянның күләме исәпләнә. Вәхшиләрнең гаебе ачыкланса, аларның ата-аналарына да җавап бирергә туры киләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев