Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кулланалар, агуланалар, үләләр

Наркотиклар әйләнешен тикшерү бүлеге хезмәткәрләре, Түбән Камада наркотиклар сатучыны кулга алганнар. 43 яшьлек хатын хәйлә белән эш иткән, наркотикны ул кулга бирмәгән, ә алдан сөйләшеп куйган урынга яшергән.

Шундый урыннарның берсендә тотылган да. Үзе белән бу вакытта билгесез матдә салынган 14 кечкенә пакет булган. Анализ аның синтетик наркотик булуын күрсәткән.
Фатирында, сатуга әзерләгән 54 төргәк наркотик табылган. Хатынга карата «Җинаятькә әзерлек» һәм «Наркотик матдәләрне законсыз сату» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Сатучыга 20 ел гомерен төрмәдә үткәрү яный.
Эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары Григорий Урусов әйтүенчә, Түбән Кама шәһәрендә һәм районында 1800дән артык наркоман теркәлгән. Узган ел ике кеше агуланып үлгән.
2019 елда 3 килога якын синтетик наркотик табылган (2018 елда – 2,5 кило), ә бу – 11 меңнән артык доза дигәнне аңлата, ике наркопритон ябылган. Наркотикларны законсыз сату белән бәйле булган 144 җинаять ачыкланган. Наркотиклар белән бәйле булган җитди җинаять кылган 66 кеше җаваплылыкка тартылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев