Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Көтелмәгән фаҗига

Сухрау-Зәй трассасында 12 яшьлек кызны машина бәрдереп китә. Фаҗига әтисе күз алдында була.

Үсмер кыз кичке автобус белән Югары Чаллы авылына кайткан. Тукталышта төшкәч, юлның икенче ягында әтисен күреп, кыз аңа таба ашыккан һәм юлдан килүче машинага игътибар итмәгән булса кирәк. Нәтиҗәдә «Мерседес» микроавтобусы көпчәге астына эләгеп, шунда ук җан биргән. 35 яшьлек автобус йөртүче әйтүенчә, кыз юлны тиешсез урыннан чыккан. Шаһитлар исә, киресенчә, аның «зебра»дан узуын сөйләгән.
Гаиләдә бердәнбер бала булган мөслимә кызны, соңгы юлга озатырга күп кеше килгән. Ул Коръән дәресләренә йөргән, танышлары һәм якыннары аны бар яктан да уңай тасвирлыйлар. Быел Түбән Кама юлларында 16 кеше һәлак булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев