Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Күршесен үтергән

Төзүчеләр поселогында 35 яшьлек адәм үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк күршесен үтергән. 45 яшьлек ир, бер көн элек улын армиягә озаткач, «кайгы»сын басарга теләп, берничә рюмка аракы эчкән. Аннары күршесенә кунакка киткән. Беркайда да эшләмичә, көне-төне исереп йөрүче күршесенә эчүне туктатырга кирәклеген аңлатып маташкан. Әмма усал күршесе үзе дә салмыш кунакның...

Төзүчеләр поселогында 35 яшьлек адәм үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк күршесен үтергән.
45 яшьлек ир, бер көн элек улын армиягә озаткач, «кайгы»сын басарга теләп, берничә рюмка аракы эчкән. Аннары күршесенә кунакка киткән. Беркайда да эшләмичә, көне-төне исереп йөрүче күршесенә эчүне туктатырга кирәклеген аңлатып маташкан. Әмма усал күршесе үзе дә салмыш кунакның акыл өйрәтүләрен тыңларга теләмәгән һәм аңа өч мәртәбә пычак белән кадаган. Аннары берничә мәртәбә эмаль кәстрүл белән башына суккан. Нәтиҗәдә, кунакның гомере өзелгән.
Полицейскийлар килеп, үтерүчене кулга алганнар. Районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рафаэль Шакиров сөйләвенчә, бу көннәрдә әлеге җинаять эше судка җибәреләчәк. Моңа кадәр караклык өчен хөкем ителгән адәмгә бу юлы 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Ә армиядә нибары атна-ун көн хезмәт итүче малай әтисенең үлемен бик авыр кичерә икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев