Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Котлаган да, куркыткан да

Түбән Каманың 27 нче мәктәбенә чәчәк тоткан бер ир килеп кергән. Сак хезмәткәрләренә ул 9 нчы сыйныфта укучы кызын туган көне белән котларга теләвен әйткән, хәтта паспортын да күрсәткән.

Ир кызга бәйләмне бүләк иткән, ә менә сыйныфташларына:«Аны рәнҗеткән кеше минем белән эш итәчәк», – дип янаган. Шаһитлар әйтүенчә, бу вакытта пистолетка охшаган әйбер дә күрсәткән. Куркып калган укытучы һәм балалар директорга хәбәр иткәннәр. Мәктәп директоры исә полициягә шалтыраткан.  
Ир бу кызның әтисе түгел, ә аның дусты икән. Оператив төркем шаһитлардан сорау алган, әмма тәртип бозучы өенә кайтмаганга, кулга ала алмаганнар. Коралга килгәндә, республика эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, ирнең кулында пистолет булмаган. Әмма болар хулиганны тоткарлагач тәгаен билгеле булачак. Шулай ук мондый эшкә нәрсә этәргәнлеген дә ачыклау эше бара.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев