Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Коткарып кала алмаганнар

Түбән Уратма авылында ике катлы йорт янып беткән. 43 яшьлек ир һәм аның ике улы бернәрсәсез калган.

Янгын көндезге сәгать бер тулып узгач чыккан. Хуҗасы – эштә, бер улы – мәктәптә, икенчесе – ишегалдында булган. Бу вакытта авыл халкы мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган концерт караган. Янгын турында билгеле булгач, кешеләр шунда ашыккан. Үз көчләре белән янгынны сүндерергә тырышсалар да, йорт тулысынча янып беткән. 
Ике малай да мәктәптә укый: берсе – 7 нче, икенчесе – 9 нчы сыйныфта.  Алар кием-салымсыз калган. Хәзерге вакытта әниләре янына күченгәннәр, әти-әнисе аерылышкан булган. Әти кеше туганнарында яши. Яңа йорт җиткерү өчен акча да, вакыт та күп кирәк. Авылдашлары булдыра алганча ярдәм итәләр. 
–  Мәктәптә акча җыйганнар, авыл советы 50 мең сум бүлеп бирәчәк, депутатлар риза булыр дип уйлыйм, – ди Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин. 
Теләгән һәркем гаиләгә ярдәм итә ала. Кием-салымны, урын-җир кирәк-яракларын, көнкүреш әйберләрен һ.б.ны Түбән Кама телерадиокомпаниясенә (Химиклар ур., 64а йорт) алып килә аласыз.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев