Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кошлар – безнең якын дуслар, дисәк тә...

Чыпчыкларның саны кими икән. Шул хакта ишеткәнегез бармы? Мин бу хакта үзем дә уйланган идем. Ничектер, артык әһәмият бирмәгәнмен. Ә беркөнне, шундый ук фикерне башкалардан да ишеткәч, кызыксына башладым.

ашладым. Дөрес, чыпчыкларны бөтенләй беткән, дип әйтмәс идем. Алар бар. Берән-сәрән очкалап торалар. Әмма, чыннан да, саннары күп түгел шикелле. Күмәкләп очмыйлар, җиргә өерелеп төшеп, бөртек чүпләмиләр, кирәксә кирәкмәсә дә «нервыга тиеп» чыркылдашмыйлар. Аптырарлык бит инде, шулаймы? Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, интернетка да күз салдым. Шундый гадәттән тыш хәлләр булганда, иң беренче социаль челтәрләрдә «шау» күтәрәләр.

Чыннан да, аларның саны кимүгә бер мин генә игътибар итмәгәнмен икән. «Резонанс» шактый сизелә. Әлбәттә, иң беренче күңелгә килгән сорау: «Ә ни өчен кимиләр?» Менә шуңа җавап эзләп карадым. Түбән Камада орнитология белән шөгыльләнә торган махсус оешма юк. Кошлар һәм хайваннар дөньясына азмыкүпме кагылышы булган һөнәр ияләреннән – биология укытучыларыннан, ветеринария белгечләреннән сораштырдым.

Белешә торгач, Казан дәүләт федераль университеты профессоры, биология фәннәр докторы Илгизәр Рәхимовка чыктым. Ул орнитология буенча хәбәрдар гыйльми белгеч икән. Аңа: «Шәһәрләрдә чыпчыклар саны кимиме, кимесә моның сәбәпләре нидә?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем.

– Чыннан да, күзәтүләрегез дөрес, бүгенге көндә андый проблема бар. Менә өч-дүрт ел чыпчыкларның саны кимүгә таба бара, – дип, шикләремне раслады гыйльми белгеч.

Илгизәр Ильяс улының сөйләвенә караганда, чыпчыклар саны кимү турыдан-туры кешеләрнең көнкүреш шартлары үзгәрүгә, ә тагын да төгәлрәк әйтсәк, яхшыруга бәйле икән. Дөрес, билгеле бер вакыт аралыкларында, кошларның популяциясе арту һәм кимү табигый күренеш (дулкынсыман), булуы турында да аңлатты галим... Гомумән, чыпчыклар ике төркемгә бүленәләр икән – кыр чыпчыклары һәм йортныкылар. Йорт чыпчыклары, дигәч, кулга ияләштерелгән кошлар дигән сүз түгел.

Чыпчыклар алар гомер-бакый кеше белән янәшә яши тоган кошлар. Тавык-чебеш, каз-үрдәк шикелле кулга ияләштерелмәсәләр дә, бер ияләнгән тирәлектән ерак китмиләр. Кош-кортлар арасында аларны күпләп кыра торган йогышлы авырулар таралмаганда, яшәү өчен уңай шартлар булганда, ризыгын да, балалар чыгару һәм җил-салкыннан саклану өчен оясын да шул тирәдән табалар.

Димәк, бу кошларның популяциясенә шушы шартларның кайсыдыр берсе үтәлмәү йогынты ясый. Соңгы елларда бу кечкенә кошлар арасында эпедимия таралуы хакында ишетелгәне юк. Ә менә ризык табу мәсьәләсе?.. Яшәү шартлары яхшырган хәзерге заманда ризык юк дип зарлану урынсыз. Тик кошларга аны табу елдан-ел кыенлаша. Әйе, кешеләрнең көнкүреше яхшыру да сәбәпчедер бәлки чыпчыкларның кимүенә. Шәһәрләрдә чыпчыкка яшәү шартлары үзгәрә.

Игътибар итсәгез, йорт түбәләрендәге, подвалларындагы бөтен тишек-тошыкларны томалап бетерделәр; балконнарны пыялалап яптылар, әле алай гынамы, чүп ташлый торган контейнерларны да капкачлар куеп, ябулы итеп ясыйлар хәзер. Кыскасы, «стерильләштерү» бара, экологик иминлек өчен тырышабыз. Элегрәк кошлар ризыкны шул контейнерлардан да табалар иде бит. Хәзер бу ризык чыганагыннан мәхрүм калдылар. Тагын шунысына да игътибар итәргә кирәктер: җәен газоннардагы үләннәрне чабалар. Анысы шәһәрнең матурлыгы өчен эшләнә.

Шулай итеп, чыпчыкларга үлән орлыклары, бөртекләр белән туклану мөмкинлеге дә калмый... Соңгы елларда авыл хуҗалыгы культураларын төрле корткыч бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклау өчен тоташ химикатлар кулланыла. Ә чыпчыклар – бөртекле культураларның орлыклары белән тукланучы кошлар. Әлбәттә, шул бөртекләрне ашап, бөҗәкләр белән берлектә кошлар да агулана. Әйләнә-тирәлеккә – үсемлекләр, кошлар һәм хайваннар дөньясына төзәтелмәслек зыян килә. Табигатьтә бөтен тереклек бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Ул – миллион еллар дәвамында көйләнеп, камилләшкән тотрыклы механизм. Анда бернәрсә дә кирәкмәс түгел. Хәтта карап торышка әһәмиятсез дип исәпләнгән нәрсәне юк итү дә, табигатьтә коточкыч зур үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Дөнья тарихында моңа мисаллар шактый.

Әйтик, узган гасырның 1958 нче елында Кытайда, авыл хуҗалыгына бик күп зыян салганлыктан, чыпчыкларны юк итәргә, дигән карарга киләләр. Кытайның фәнни-тикшеренү институтларының гыйлем әһелләре исәпләп карагач, мәсәлән, чыпчыкларның бер ел эчендә 35 миллион кешене (!) тукландырып торырга җитәрлек игенне юкка чыгарулары ачыкланган, имеш. Кытай халкы, олысыннан алып кечесенә кадәр, чыпчыкларны юк итү эшенә зур энтузиазм белән тотына, ул гомумхалык хәрәкәтенә әверелә. Чыпчыклар һавада 15 минуттан артык очып йөри алмыйлар икән. Аннан артык очсалар, аларның хәлләре бетеп, егылып төшәләр, ди. Моннан кытайлылар бик оста файдаланган. Крестьяннар, мәктәп укучылары, студентлар, гомумән шәһәр һәм авыл кешеләре, йорт түбәләренә менеп, барабаннар кагып, таяклар селкеп, тимер савыт-сабаларны бер-берсенә бәреп, шакылдатып, чыпчыкларны куркытып һавага күтәрелергә мәҗбүр иткәннәр. Аларга кабат төшеп кунакларга мөмкинлек бирмәгәннәр.

Нәтиҗәдә, хәлдән тайган чыпчыклар, җиргә егылып төшкәннәр, үлгәннәр. Ул елны чыпчык үләксәләре тау-тау булып өелгән. Әлеге кампаниянең бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган статистика мәгълүматларына күз салыйк: Пекин һәм Шанхайда өч көн эчендә генә 900 мең кош юкка чыгарылган. Шул елның ноябренең беренче ункөнлегендә генә дә Кытайда 1,96 миллиард (!) чыпчыкны кырганнар. Илнең кайбер төбәкләрендә чыпчыклар белән беррәттән «кул астына эләккән» башка кошлар да аяныч язмышка дучар ителгән. Бу эшнең уңай нәтҗәсе булмыйча калмаган, әлбәттә, бер елдан ук игеннәрнең уңышы күзгә күренеп арткан.

Корткычларны юк итү кампаниясен башлап җибәрүчеләр, шатланып, хөкүмәт даирәләренә рапортлар яудырганнар. Ләкин шатланырга иртәрәк булган. Кырларны үсемлек белән тукланучы кортлар һәм комсыз саранчалар басып алган. Чөнки экологик системаның нәкъ менә шушы өлешен табигый көйләүче булып хезмәт итә торган чыпчыклар юкка чыгарылган. Бу хәл килеп тугач, үсемлек ашаучы бөҗәкләр һәм саранчалар, корткычлык буенча чыпчыкларны күпкә уздырганнар. Тагын бер елдан игеннәрнең уңышы кинәт түбәнәйгән һәм илдә ачлык башланган. Нәтиҗәдә, миллионнарча кеше кырылган.

Бу – табигатьнең кешеләргә ачы сабагы. Бу вакыйгалардан соң, Кытайның хөкүмәт җитәкчеләре дә ялгышларын аңлаганнар. Советлар Союзыннан һәм Канададан күпләп тере чыпчыклар сатып алырга туры килгән... Әйе, табигатьтә һәрнәрсә үзара тыгыз бәйләнгән. Бер нәрсәгә аз гына зыян килдеме, икенче бер өлештә үзгәреш китереп чыгара. Ә хәзерге чыпчыкларның саны кимүне, аларның үрчүендә циклик (дулкынсыман) үзгәреш дип бәялик. Килер бер көн, аларның саны кабат артыр. Кошлар һәм хайваннар санын табигать үзе көйли бит. Һәрхәлдә, Кытайдагы хәлләр бу урында кызыклы мисал буларак кына китерелде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X