Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кием киптерә, имеш...

Төзүчеләр урамындагы 13а йорттаны дүртенче катта янгын чыккан.

Тәрәзәләрдән чыккан төтеннне күршеләр күреп, янгын сүндерүчеләрне чакыртканнар. Ут чыгуда гаепле кеше бу вакытта өйдә булмаган.
Тикшерүчеләр фатирның хуҗасы аның дусты булганын ачыклаганнар. Билгеле булганча, фатирда яшәүче ир газны кабызып, аның өстенә керләрен кибәргә элеп куйган. Бәхеткә, янгын мәйданы 2 квадрат метрдан артмаган. Әмма фатир хуҗасы зыян күләмен 100 мең сум итеп күрсәткән. 

Тагын бер янгын Борок авылында чыккан. Ут мунчада чыгып, сарайга, вагончыкка күчеп, барысын да юкка чыгарган. Ялкын йөзләгән метрдан күренгән, дип сөйли шаһитлар. Хуҗа кеше гаиләсе белән өйдә булган. Ир сату өчен бакчасында роза гөлләре дә үстерә икән. Ялкын аларны да көйдереп, эшмәкәргә зур зыян салган. Хәзерге вакытта янгын сәбәбе ачыклана. Төп фаразлар арасында электр үткәргечнең яки мич җиһазларының төзексезлеге итеп карала.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев