Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Киң хезмәттәшлек турында

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәре мэры Айдар Метшин һәм Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре мэры Ло Цзямин хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйганнар. Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәк-челегендәге республика делегациясе эшлекле визит белән Кытай Халык Республикасына барган. Аның составында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, район башкарма комитеты...

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәре мэры Айдар Метшин һәм Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре мэры Ло Цзямин хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйганнар.
Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәк-челегендәге республика делегациясе эшлекле визит белән Кытай Халык Республикасына барган. Аның составында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев һәм кече һәм урта бизнес сораулары буенча Түбән Кама башлыгы киңәшчесе Максим Сперанский да бар.
Очрашу барышында килешүгә кул куеп, ике як та промышленность һәм авыл хуҗалыгы, мәдәният, белем бирү, туризм өлкәләрендә тыгыз элемтәдә торып эшләячәкләрен белдергән. Эшлекле визит барышында Түбән Кама делегациясе шәһәр паркларына, Кытай халык технологияләре күргәзмәсенә, «Huawei» заманча технологияләр үзәгенә, Шэнчжэнь шәһәрендәге индустриаль технопаркка, Цзяочжоу шәһәрендәге заводка һ.б.га сәяхәт кылыр дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев