Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Химиклар проспектындагы «Алмаз» сәүдә үзәгендә янгын чыккан

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген,13.20 сәгатьтә, янгын сүндерү бүлегенә «Алмаз» сәүдә үзәгенең 2 катында янгын чыкан дигән хәбәр килә.

Урынга Түбән Кама янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре җибәрелә.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бинадан 35 кеше эвакуацияләнгән иде. Зыян күрүчеләр юк.

13.45 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелә. Аның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

Хәзер бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев