Туган як

«Хезмәтне сөйсәң, күп нәрсәгә ирешергә була»

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – чын ир-егетләр бәйрәме! Татарстан Республикасы автомобиль транспортының Атказанган хезмәт-кәре, ике орден, дистәләгән медальләр кавалеры, Түбән Каманың Мактаулы гражданины Әгътәс Нургата улы Галиәхмәтов өчен бу көн икеләтә бәйрәм – аның туган көне дә әле.

Әгътәс Нургата улы Галиәхмәтовның балачагы сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән. Балачакта барлык йорт эшләре, энесе белән сеңлесен карау да Әгътәс җилкәсенә төшә. Ул 6 нчы сыйныфта укыганда ук колхоз басуында эшли башлый: ат җигеп, җыелган уңышны ындыр табагына ташый, соңыннан трактор белән салам ташуда эшли. 8 нче сыйныфтан соң комбайнчы ярдәмчесе була. Мәктәп елларында штукатур-бизәүче һөнәрен дә үзләштерә. Ә җәйге каникулда туган авылында һәм күрше авылларда биналар ремонтлый.
Мәктәптә укыган елларында Әгътәс җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша – концерт программалары оештыра, концертларны үзе үк алып та бара. Спорт эшләре буенча да җаваплы егет, үзе дә еш чаңгы ярышларында, баскетболчы буларак шәһәр, республика турнирларында катнаша. Ул җитәкләгән команда күп вакыт беренче призлы урыннарны яулый.
Әгътәс тарих дәресләрен аеруча ярата.Шуңадыр, мәкәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, укытучы һөнәренә мәхәббәт аны Куйбышев педагогия институтына алып килә, документларын шунда тапшыра. Ләкин әтисе улын инженер итеп күрәсе килә һәм аның үтенече белән 1962 елда Әгътәс Куйбышев авыл хуҗалыгы институтының инженер-механик факультетына керә.
Беренче курстан соң аны армия сафларына алалар. Польшада танкист булып хезмәт итә. Ә бер елдан аны полк штабына күчерәләр. Кече офицерлар хәзерләү курслары үткәннән соң кече лейтенант дәрәҗәсе бирәләр. Үзен гел яхшы яктан күрсәтеп, командирларының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Туган ягына кайткач, Әгътәс озын кара толымлы чибәр кызны – авылдашы Розаны очрата. «Сез хезмәт итеп кайттыгызмыни?» – дип сорый Роза. «Шул очрашудан соң мин Розамны үземнән бер адым да читкә җибәрмәдем инде», – ди Әгътәс Нургата улы. Егет институтта укуын дәвам итә. Аны группа старостасы итеп сайлап куялар. 1970 елда югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлый һәм яшьләр өйләнешәләр. Аларның бер гаилә булып яшәүләренә менә инде 50 елдан артык вакыт узып та киткән...
26 яшьлек белгеч 1970 елда гаиләсе белән Түбән Кама төзелешенә килә һәм хезмәт юлын «Камэнергостройпром» производство берләшмәсендә автоколонна механигы булып башлый. «Татэнергострой» берләшмәсенең «Строймеханизация» тресты бүлекләрендә эшен дәвам итә. Шәһәр һәм сәнәгать объектларын төзүче СУМР-2 җитәкчесенә кадәр үсә. Ул елларда Ә.Галиәхмәтов шәһәрдә йортлар, көнкүреш объектлары, «Түбән Кама Неф-техим», «Түбән Кама шин», «Техуглерод», «ТЭЦ-2» предприятиеләрендә һәм шулай ук республикабызда авыл ху-җалыгы объектлары төзүдә зур көч куя. Бу вакытлар аның өчен зур тормыш мәктәбе була. «Түбән Каманың легендар шәхесләре Илдус Харис улы Садыйков, Николай Васильевич Лемаев, Евгений Никифорович Королев, Гаяз Җәмик улы Сәхапов, Николай Александрович Зеленов белән эшләү бәхете насыйп булды», – дип искә төшерә Әгътәс Нургата улы ул чакларны.
1982 елда, шәһәрнең пассажир автотранспорт хуҗалыгы зур кыенлыклар кичергәндә, язмыш җиле көтмәгәндә Ә.Галиәхмәтовны шул тармакка китерә. Ул 1 нче пассажир автотранспорт предприятиесен җитәкли. Аз гына вакыт эчендә предприятие автопаркы ике тапкыр, маршрутларының озынлыгы һәм саны күпкә арта. Предприятиедә техник инновацияләр кулланыла.Яңа хуҗа «Түбән Кама нефтехим» генераль директоры Н.Лемаев һәм нефтехимиклар ярдәме белән 200 автобус сыйдырышлы яңа база төзетә. Икенче елны җылытылган гаражлы база төзелә башлый, ә аннан соң башка объектлар да сафка керә. Ярты ел эчендә автобуслар йөрешендә идеаль тәртип урнаштырыла. «Аларның йөреше белән сәгатьләрне дөресләп була иде», – ди үзе Әгътәс абый.
Әлеге төгәллекнең сере бик гади була – автобус маршрутларын һәм автобус паркын транспортчылар ул еллар өчен алдынгы булган индуктив тоташтыру системасы белән җиһазландыралар. Предприятие ул елларда транспорт тармагының лидеры була.1992 елның 1 февраленнән ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән Әгътәс Нургата улы Түбән Кама шәһәре һәм районы адми-нистрациясе башлыгы вазифасын башкара. Җитәкчелекнең төп бурычы – Советлар Союзы таркалганнан соң, кризис кичергән шәһәр һәм районда яңа хакимият органнары булдыру.
Башлык булып билгеләнгәннең икенче көнендә айлар буе хезмәт хакы алмыйча эшләгән хезмәткәрләрнең забастовкалары башлана – башта укытучылар, аннан төзүчеләр, шинчылар эш ташлый. Әлеге хәлне дөрес анализлап, Әгътәс Нургата улы проблемаларны хәл итү юлларын таба. Аның тырышлыгы, күп көч кую нәтиҗәсе буларак, бераздан барысы да үзгәрә – пенсияләрне, эш хакын вакытында түли башлыйлар.
Авыр һәм катлаулы 90 нчы елларда да Түбән Камада бик күп кирәкле объектлар төзелә: Ильинкада Мәдәни-спорт комплексы, Кама аръягында иң зур мәчет, уңайлы Базар комплексы һ.б. Бигеш аэропортына «халыкара» статусы бирелә. Ә.Галиәхмәтов администрация башлыгы һәм берләштерелгән халык депутатлары Советы рәисе буларак алты ел ярым эшли.
1999 елда Ә.Галиәхмәтов үзенең коллективына – 1 нче ПАТПга генераль директор буларак кайта. Җиң сызганып эшкә тотыну үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә: 2000 елларның башында ук инде 1 нче ПАТП «Татарстан Республикасында иң яхшы автомобиль транспорты предприятиесе» дигән мактаулы исемгә лаек була. Предприятиенең кереме ел саен арта. Үз акчаларына өлкәара маршрутларда йөрү өчен бөтен уңайлыклары булган ике «Мерседес» автобусы сатып алалар. Татарстан һәм Россия бюджетлары алдында булган бурычларын каплый башлый. 1 нче ПАТПның Директорлар советы рәисе буларак, әле бүген дә халыкка пассажир транспорты хезмәте күрсәтүнең сыйфатын үстерү өстендә эшли ул. Предприятиенең Татарстан транспорт тармагында иң югары дәрәҗәне саклап калуын 1 нче ПАТПдагы хезмәтенең иң зур казанышы итеп саный Әгътәс Нургата улы.
Һәр кешенең, шәхеснең дә төп эшеннән башка үзенең яраткан шөгыле була. Әгътәс Нургата улының яраткан шөгыльләре күп. Беренчедән, ул – яхшы бакчачы. «Шулай ук сәясәт, халыкара хәлләр белән кызыксынам, газета-журналларны даими укып барам. Әдәби һәм классик әсәрләрне яратып укыйм, техника турындагы китапларны да яратам. Өйдәге китапханәбез бай», – ди Әгътәс Нургата улы.
Максатыгызга ирешергә нәрсә этәргеч бирде, дигән сорауга ул: "Хезмәт сөю, кешеләргә ихтирам, алар белән уртак тел табу, җитәкчеләрнең мине аңлавы, дөреслекне ярату – минем юлдашларым. Бер эштән дә курыкмыйм. Билгеле, минем иң нык терәгем – гаиләм, яраткан хатыным, улларым, киленнәрем, оныкларым. Минем Розам шикелле хатын бөтен дөньяда башка юктыр, мөгаен. Мине хөрмәт итүенә, миңа ышануына Розама бик рәхмәтле», – ди ул. Әгътәс Нургата улы ике улының да үзенең юлыннан китүе, шул ук һөнәрне сайлавы белән горурлана. Олы улы Азат хәзерге вакыттта Министрлар Кабинетында Республиканың транспорт идарәсе җитәкчесе булып эшли; кечесе Марат 1 нче ПАТП предприятиесен җитәкли. Икесе дә әтиләре кебек үк «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртәләр. Әти-әниләреннән үрнәк алып, хезмәтне яратып үскән бит ул егетләр.
Әгътәс Нургата улы ике тапкыр «Алтын йөрәкле кеше» шәһәр бәйгесе җиңүчесе булган, исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелгән кеше. Ул – Түбән Каманың Мактаулы гражданины, Россиянең һәм Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре. «Мин бик бәхетле кеше. Шәһәремне – Түбән Каманы яратам; аның төзелешендә катнашуым өчен генә дә түгел, монда минем гаиләм барлыкка килде, балаларым үсте. Миңа Түбән Кама искиткеч яхшы, хезмәт сөючән кешеләре белән дә кадерле», – ди ул.

Рушания Габбасова,
мәгариф ветераны

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: