Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кесә телефонына акча күчертү юлы белән

Алдартазлар, улын үтерәбез дип куркытып, илле яшьлек бер хатыннан үз кесә телефоннарына 12 мең сум акча күчерткәннәр. Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә бу хакта 1 октябрьдә төнге сәгать 3тә хәбәр керә. Ә ул вакыйга түбәндәгечә була. 30 сентябрьдә, чама белән, төнге унбер тулганда, әлеге хатынның өендә телефон шалтырый....

Алдартазлар, улын үтерәбез дип куркытып, илле яшьлек бер хатыннан үз кесә телефоннарына 12 мең сум акча күчерткәннәр.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә бу хакта 1 октябрьдә төнге сәгать 3тә хәбәр керә.
Ә ул вакыйга түбәндәгечә була. 30 сентябрьдә, чама белән, төнге унбер тулганда, әлеге хатынның өендә телефон шалтырый. Өй телефоны трубкасын күтәрүгә, анда ир-ат тавышы яңгырый: «Әни, мине кыйнадылар». Каушап калган хатынга үз улы тавышыдай тоела. Ул арада трубкада икенче бер тавыш ишетелә. Үзен Андрей дип таныштырган тавыш иясе бу хатынның кесә телефоны номерын сорый. Әле генә булган хәлдән йөрәге урыныннан купкан хатын үз номерын әйтә. Шул минутта ук аның кесә телефонына шалтыраталар.
Әле бая гына үзен Андрей дип таныштырган ир бу юлы инде тәмам каушап калган анага улы Сергейның үзеннән бурычка 20 мең сум акча алып торганын, шуны һаман түлмәгәнлеген хәбәр итә. Шуңа күрә Сергейны тотып кыйнауларын, хәзерге вакытта подвалда тотуларын җиткерә. Әгәр дә әнисе улы Сергейның 20 мең сум бурычын түләмәсә, аны үтерәчәкләрен әйтә. Телефоннан сөйләшкән арада, Андрейның кемгәдер: «Санек, добавь ему еще!» дигәнен дә ишетеп ала бу хатын.
Сөйләшү барышында әлеге ир улым бәлагә тарыды дип куркуга төшкән хатынга телефонын өзеп куймаска, даими рәвештә элемтәдә торырга боера.
Улы өчен куркудан фикерләү сәләтен тәмам җуйган хатын күршеләренә кереп, бурычка 12 мең сум акча алып тора. Моны шунда ук теге Андрей дигән бәндәгә хәбәр итә.
Андрей исә бурычның яртысын хәзер үк түләп куярга куша, ә калганын - икенче көнне. Акчаны Андрейның кесә телефонына салырга тиеш булган хатын, әлеге күрсәтмәне алганнан соң, үз телефоны эшләп торган хәлдә (анысын да Андрей боерган була!) «Сбербанк» янындагы «Вахитов урамы» тукталышына кадәр килә һәм терминал аша 12 мең сумны Андрей әйткән кесә телефонына сала.
Андрей хатынга «улыңны хәзер Санек китерер», ди. Аның калган акчаны таптыруына каршы хатын, үзенең башка берничек тә акча таба алмаячагын әйтә. Шул мизгелдә сөйләшү дә өзелә. Бу вакытка инде хатынның кесә телефоны, бертукталмыйча, 57 минут эшләп торган була.
Бары шуннан соң гына тәмам гаҗиз булган ана улы Сергейга шалтырата ала.
Ә улы Сергей исә үзе белән бернинди дә күңелсезлек булмавын, беркемннән дә бурычка акча алып тормавын, беркемнең дә үзен кыйнамавын һәм, гомумән, үз өендә утыруын әйтә.
Чит берәүнең хәбәренә балаларча ышанып, алдартазлар җәтмәсенә эләккән илле яшьлек бу хатын хәленә төшмәс өчен, иң элек, теге яки бу хәбәрнең дөреслеген тикшерегез. Гадәттә, алдартазлар кешенең ишеткән хәбәрдән аңы томалануга, аек фикерләү сәләте җуелуга исәп тоталар һәм дөресе дә шулай. Әмма андый хәл була калган очракта да, полициягә хәбәр итәргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев