Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Керосин һәм дизель ягулыгы җитештерү артачак

Кичә «Татнефть» компаниясенең «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында керосинны һәм дизель ягулыгын гидрочистарту установкасын эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

Анда РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Леонид Алехин һәм сафка кертелүче җитештерү установкасы коллективы эшчеләре катнашты.
«Компания алдында бүген бик күп хәл ителәсе мәсьәләләр тора –  дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Коллективның әлеге программаны гамәлгә ашыра алачагына ышанам, чөнки монда нинди зур үзгәрешләр барганын күреп торабыз. Алга таба да шулай дәвам итегез. «ТАНЕКО» илебездә беренче урындагы нефть эшкәртү комплексы булсын!».
Әлеге установкаларны эшләтеп җибәрү югары өстәмә бәяләрдәге продуктлар җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Керосин һәм дизель ягулыкларын гидрочистарту установкаларының еллык җитештерү егәрлекләре 500 мең тоннага һәм 1 миллион 600 мең тоннага җитәчәк. Яңа установкаларда 80 нән артык югары технологияле эш урыннары булачак.
Тулаем алганда, «Татнефть» компаниясе әлеге проектка 307 миллиард сумнан артык акча керткән. Төзелешне әзерләшкән һәм җиһазларны эшләтеп җибәргән эшчеләрне исәпләмәгәндә, иң киеренке эш вакытларында хәтта төзелеш мәйданчыкларында гына да 10 мең кеше эшләгән. Әлегә кадәр Россиядә җитештерелмәгән 25 төркемдәге реактор, компрессор, насос, җылылык алмашу җиһазлары производствога кертелгән.
Бүгенге көндә «ТАНЕКО»ның нефть эшкәртү комплексы тулы егәрлектә эшли. Бары тик 2017 елда гына да Комплекста 8,5 миллион тонна нефть продуктлары җитештерелгән. Эшкәртү тирәнлеге 99,2 проценттан арткан, ачык төстәге нефть продуктлары эшләп чыгару 87,5 проценттан артып киткән.
Файдалануга тапшырылган установкалар РТ, ТС-1, Джет А-1 маркалы авиация керосины җитештерүне елга 950 мең тоннага һәм «Евро-5» дизель ягулыгын 3 миллион тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Руслан Хәйруллин фотоcы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X