Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кергәнче, чыгасыңны уйла!

Узган атнада гына Түбән Камада бер балыкчы боз астына төшеп китеп, бата язган...

Кече суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре боз калынлыгын көн саен үлчи. Тәҗрибәле балыкчылар да башта
аны бораулап карый. Калынлыгы 15-20 сантиметр тәшкил иткән боз әлегә Пионер (Каракүл) күлендә генә. Димәк, анда балык тотарга да, тимераякта шуарга да ярый.
Узган ялларда социаль челтәрләрдә күлдә ял итүчеләр фотоларын күпләп урнаштырган. Күбесе анда балалары белән килгән. Хәтта хоккей да уйнаганнар.  Ләкин мондагы боз да күп кешегә чыдамаска мөмкин. Аның калынлыгы 25 сантиметрга җитүен көтәргә кирәк. Урамда җылытмаса, боз көн саен уртача биш сантиметрга калынаеп барачак.
– Агым сулардагы, елгалардагы боз юка булу сәбәпле, анда керергә иртәрәк әле. Агым көчле урыннарда бәкеләр дә
хасил була. Гомумән, елгаларда боз бары тик яр янында гына нык, – дип аңлатты кече суднолар дәүләт инспекциясенең Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Денис Иванов.
Хәзерге вакытта сулыкларны тикшереп тору өчен коткаручылардан һәм кече суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәрләреннән торган ике патруль төркеме төзелгән. Коткару станциясендә пост тәүлек әйләнәсе эшли.
Соңгы мәгълүмат буенча, Кызыл Чишмә һәм Кама Аланы бистәләре, Ильинка авылы тирәсендә Кама елгасында боз калынлыгы нибары ике-өч сантиметр тәшкил итә. Зәй елгасында ул биш-җиде сантиметрга кадәр җитә.
Җиде сантиметр калынлыктагы бозда балык тоту тыела. Денис Иванов әйтүенчә, юка бозга керүчеләргә карата административ беркетмәләр төзеләчәк, штраф күләме исә 1,5-2 мең сум тәшкил итә.
Әмма кешеләр, нишләптер, штрафтан куркып тормый, алар хәтта гомерләрен дә кызганмый. Газетаның алдагы саннарының берсендә боз астына төшеп, аздан гына батмыйча калган Владимир Попов турында язган идек. Ир бозлы судан чыга алмыйча озак азаплан-ган. Хастаханәдән чыгаргач, ул НТР медиахолдингына килеп, бу вакыйга турында сөйләде:
– Батмас өчен, беренче чи-ратта, киемемне салдым, әмма барыбер бозга менә алмадым: ул юка иде һәм ватылды...
– дип аңлатты пенсионер.
Аңа ярдәмгә Иван Баров исемле ир килеп, суга озын таяклар ташлаган. Владимир Попов шул таяклар ярдәме белән чыга алган. Калганын ул хәтерләми диярлек. Башта аның турында «исерек иде» дип хәбәр итсәләр, Владимир үзе айнык булганын әйтә.
Узган шимбәдә Шешма елгасында боз астына өч кеше төшеп киткән. Балыкчылар Әлмәттән килгән булган, мотовездеходта барганда, боз кинәт ватылган һәм алар суга төшкән. Урынга Чистай һәм Кама Аланы коткаручылары
килеп җиткән. Кичен бер ир мотовездеход багажнигында табылган, анда ул судан чыккач, кереп яткан. Ә менә аның иптәшләре баткан: берсен табып чыгарганнар, икенчесен әле эзлиләр.
Ноябрьдә шулай ук Казанда Идел елгасында 68 яшьлек ир баткан. Калуга, Рязань, Түбән Новгород, Пенза, Воронеж, Амур өлкәләрендә дә фаҗигаләр булган. Кама елгасында боз калынлыгы 27-30 сантиметрга җиткәч, елдагыча, боз кичүе ачылачак. Гадәттә, ул гыйнвар аенда эшли башлый. Аннан узган машина йөртүчеләр Казанга юлны 90 километрга кыскарта.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев