Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Күңелсез саннар

Бу елның алты ае эчендә Түбән Камада ВИЧ авырулы 39 кеше ачыкланган. Барлыгы исәптә 1008 кеше тора.

605 очракта авыру җенси юл белән күчкән, ике балага ул әниләреннән йоккан, 358 кеше наркотиклар куллану сәбәпле зарарланган.
– Быел ачыкланган ВИЧ белән авыручыларның җидесе – авыл кешеләре. Элек инфекция, нигездә, начар шартларда яшәүчеләрдә табылса, хәзер урта керемле түбәнкамалылар да йоктыра, – ди Роспотребнадзор начальнигы Рөстәм Изиятуллин.  
205 ВИЧ лы наркологларда исәптә тора. Шуларның бер өлеше наркотиклар гына түгел, шулай ук хәмергә бәйлелектән интегә. Наркология диспансерының поликлиникасы мөдире Людмила Львова әйтүенчә, чынлыкта, Түбән Камада наркотик һәм психоактив матдәләрне кулланучылар саны 15-20 тапкыр артыграк. ВИЧ инфекциясе йоктыручылар белән дә шул ук хәл. Күп кеше авырулары турында белмичә яши. Инкубация чоры турында да онытмаска кирәк. Мәсәлән, кеше инде авырый, бәлки, җенси юл аша башкаларга да йоктыргандыр. Шуңа күрә белгечләр, ВИЧ лылар саны алты тапкыр артыграк, дип фаразлый.
Наркодиспансер табиблары, авыруларны кабул итәргә һәм реабилитация узарга ярдәм итәргә әзер. Анонимлык гарантияләнә. Табиблар төрле акцияләр уздыра, ВИЧ авыруына тестлар ясый, шулай ук канга анализ ясату өчен, терапевтка мөрәҗәгать итеп, юллама алырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев