Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Күңелләрдә мәңге сакланыр

Түбән Кама районының Түбән Уратма авылы янында милиция хезмәткәре Никанор Шестаков истәлегенә багышланган митинг узды. Ул бандитлар тарафыннан 1991 елда үтерелде.

Митингны милиция хезмәткәре һәлак булган урында үткәрделәр. Хатыны, туганнары, ветераннар, хезмәттәшләре аның каберенә чәчәкләр куйды. 
Митингтагы кешеләрнең күпчелеге Никанор Шестаковны якыннан белгән. Милиция хезмәткәрен 1991 елның 4 сентябрендә үтергәннәр. Җинаятьчеләр өчәү булган. Кыңгыр эшләре ачыкланудан куркып, алар Шестаковны алдап, кеше сирәк йөри торган урынга чакырганнар, күзенә яшь китерә торган газ сиптергәннәр һәм үтергәннәр. Суд-медицина тикшерүе күрсәткәнчә, әлеге адәмнәр хокук сакчысына 13 мәртәбә пычак белән чәнчегәннәр.  
1992 елның 12 октябрендә РФ Президенты указы белән милиция капитаны Никанор Николаевич Шестаков «Шәхси батырлык өчен» ордены белән бүләкләнгән иде. 
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев