Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Күңел күзе белән...

Түбән Каманың «Зәңгәр күл» сәламәтләндерү лагере базасында, Татарстанда беренчеләрдән булып, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүче начар күрүче һәм күрмәүче балалар өчен махсус тернәкләндерү чаралары оештырылды. Ике көн дәвамында, анда ике шәһәрдән утыз начар күрүче бала катнашты. Лагерь программасы чараларга бай булу өстенә, файдалы да иде - барлык мастер-класслар...

Түбән Каманың «Зәңгәр күл» сәламәтләндерү лагере базасында, Татарстанда беренчеләрдән булып, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүче начар күрүче һәм күрмәүче балалар өчен махсус тернәкләндерү чаралары оештырылды. Ике көн дәвамында, анда ике шәһәрдән утыз начар күрүче бала катнашты.
Лагерь программасы чараларга бай булу өстенә, файдалы да иде - барлык мастер-класслар күрмәүче балаларны җәмгыятькә яраклаштыруга юнәлдерелгән. Болар - сукырлар өчен махсус өстәл теннисы, театр студиясе һәм «GPS-навигация» ярдәмендә йөрергә өйрәнү.
Ленар исемле феноменаль сәләткә ия бер сукыр кеше белән танышу балаларның күңелендә өмет чаткылары һәм ышаныч уятты. Ул кеше тумыштан ук сукыр булуына карамастан, кеше ярдәменнән башка һәм таяксыз йөри икән. Ир эхолокация техникасын камил белә, тавыш дулкыннарының ничек кайтарылуыннан чыгып, каршысында нинди әйбер торганлыгын чамалый ала.
Күрмәүче балаларда яңа күнекмәләрне үстерү, аларны үзара аралаштыру, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү - проектка куелган бу максатларга ирешелде, дип уйлый аны оештыручылар. Әлеге тернәкләндерү проектын гамәлгә куючы - «Бөтенроссия Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы сукырлар җәмгыяте»нең Татарстандагы оешмасы.
Проектта катнашучылар, мондый чаралар киләчәктә дә оештырылыр, дигән өметтә калдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев