Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Көчләгән, имеш...

Дус кызы бер егетне үзен Казаннан Түбән Камага алып кайтып көчләүдә гаепләгән. 22 яшьлек бу егет үзенең яшьтәше булган Арча кызын Казандагы тулай торактан кереп алган. Кызның сүзләренә караганда, егет аны машинага мәҗбүри кертеп утырткан һәм Түбән Камага алып кайткан. Биредә исә кызны көчләгән, аннары кире Казанга илтеп куйган. Егет...

Дус кызы бер егетне үзен Казаннан Түбән Камага алып кайтып көчләүдә гаепләгән.
22 яшьлек бу егет үзенең яшьтәше булган Арча кызын Казандагы тулай торактан кереп алган. Кызның сүзләренә караганда, егет аны машинага мәҗбүри кертеп утырткан һәм Түбән Камага алып кайткан. Биредә исә кызны көчләгән, аннары кире Казанга илтеп куйган.
Егет исә кызның сүзләрен тулысынча кире кага. Аның сүзләренчә, кыз машинага ирекле рәвештә кереп утырган һәм Түбән Камага барып кайтырга ризалык белдергән. Егетнең кочагына керергә аны беркем дә мәҗбүр итмәгән. Егет әйтүенчә, алар инде Казанда 40 мәртәбә (!) җенси мөнәсәбәткә кергән булганнар. Шунысы да бар: «егет» дигәнебез инде өйләнгән яшь ир икән, ә аның законлы хатыны, әлбәттә, бу маҗаралар турында берни дә белмәгән...
Районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Илфир Садыйков әйтүенчә, әлеге гариза буенча җинаять эше әлегә кузгатылмаган. Экспертиза үткәргәч, Арча кызының инде күптәннән ирләр белән йоклап йөрүе ачыкланган. Актив җенси тормыш белән яшәгән кызның чираттагы сөяркәсен нинди максат белән гаепләргә маташканын тикшерүчеләр ачыклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев