Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Көчләүче тотылган

Тукай урамындагы паркта 17 яшьлек кызны көчләгән 26 яшьлек иргә карата җинаять эше Югары судта тикшереләчәк. Әлеге иргә 25 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Бу турыда безгә район-ара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рафаэль Шакиров хәбәр итте. Ул җинаять турында «Туган як»та элегрәк инде язган идек. Әлеге адәм «җиңел табыш»ны...

Тукай урамындагы паркта 17 яшьлек кызны көчләгән 26 яшьлек иргә карата җинаять эше Югары судта тикшереләчәк. Әлеге иргә 25 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Бу турыда безгә район-ара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рафаэль Шакиров хәбәр итте. Ул җинаять турында «Туган як»та элегрәк инде язган идек. Әлеге адәм «җиңел табыш»ны - таң атканда төнге «гулянка»дан салмыш хәлдә өенә кайтып барган 17 яшьлек кызны көчләгән. Бу хәшәрәтне кызның тәненә ябышып калган сперма буенча эзләргә тотынганнар, әмма озак вакыт таба алмаганнар.
Ә күптән түгел бу адәм үзе полицейскийлар кулына килеп эләккән. Бу юлы ул Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы буш урында үзеннән биш яшькә өлкәнрәк булган бер хатынга бәйләнгән. Хатын узып баручыларны ярдәмгә чакырган. Ярый әле, алар битараф калмаганнар. Йөгереп килеп, хәшәрәтне куып җибәргәннәр.
Җинаятьчене шунда ташлап калдырган тәмәке төпчеге буенча фаш иткәннәр. Экспертиза үткәргәч, төпчектәге селәгәйнең дә, элегрәк көчләнгән кызның тәнендәге сперманың да бер үк кешенеке булуы ачыкланган. Әлеге ирне эзләп тапканнар. Көчләнгән кыз да, әлеге хатын да адәм актыгын шунда ук танып алганнар. Тикшерү инде тәмамланган. Бу көннәрдә эш, хөкем чыгару өчен, Югары судка җибәреләчәк. Берничә ел элек Студентлар урамында бер хатынның сумкасын урлаганы өчен инде бер мәртәбә хөкем ителгәнен дә исәпкә алып, бу юлы суд аңа шактый катгый җәза билгеләргә тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев