Туган як

Казандагы 175 нче гимназиягә битлек кигән бәндәләр кереп, андагы кешеләргә атканнар

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ике билгесез кеше республика башкаласының Фәйзи урамындагы мәктәптә атыш оештырганнар. Атышлардан соң шартлау да яңгыраган. Билгеле булганча, берсе – 17 яшьлек үсмер (кулга алынган), икенчесенә – 19 яшь.

Хәзерге вакытта урында хокук сакчылары эшли. Мәктәпкә 21 “ашыгыч ярдәм” бригадасы җибәрелгән. Шулай ук беренче һәм өченче катларда атулары билгеле. ТАСС мәгълүматы буенча 6 укучы һәм 1 укытучы үтерелгән. Урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп җиткән.

Фото: https://tass.ru/proisshestviya/11338823

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: