Кайда үтергәнен оныткан
11 ноябрьдә эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә шалтыратып, Мәктәп бульварындагы 3нче йортның беренче катында урнашкан үз квартирында 54 яшьлек пенсионер ирнең үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр итәләр. "Квартплата" түләмәгәнлектән электр уты өзелгән, гел китаптан гына торган бер бүлмәле квартирда, күкрәге һәм эче пычак белән җәрәхәтләнгән бу ирнең үлгән килеш ундүрт...
11 ноябрьдә эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә шалтыратып, Мәктәп бульварындагы 3нче йортның беренче катында урнашкан үз квартирында 54 яшьлек пенсионер ирнең үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр итәләр. "Квартплата" түләмәгәнлектән электр уты өзелгән, гел китаптан гына торган бер бүлмәле квартирда, күкрәге һәм эче пычак белән җәрәхәтләнгән бу ирнең үлгән килеш ундүрт көнләп ятканлыгы ачыклана.
Ә ул кешене үтерүче исә үзе җинаять эшләгән төндә үк, теге квартирдан чыгышлый аптекага кергән һәм канлы фаҗиганең ничек булганын сөйләп биргән була. Әмма бик нык салганлыктан, ул квартирның кайсы йортта урнашканын әйтә алмый. Бары тик беренче катта икәнен, бер генә лампочка янган бүлмәдә китаплар күплеген генә исенә төшерә ала. Тирә-якны тикшереп чыксалар да, ул чагында полиция хезмәткәрләре мәет яткан квартирны таба алмыйлар.
Азагы канлы җинаять белән төгәлләнгән ул вакыйга түбәндәгечә була.
27 октябрьдә кичке уннар тирәсендә 1971 елгы бер адәм (2002 елда караклык өчен хөкем ителгән булган), исерек хәлдә өенә кайтышлый, "Кама" кунакханәсе янәшәсендәге "Фактория" кибете янында Сергей исемле бер кеше белән сөйләшеп китә. Какча гәүдәле, карап торышка илле яшьләр тирәсендәге сакаллы бу адәм, бергәләп салып утыру өчен, аны үз өенә чакыра. Бик нык исерек булган 1971 елгы ир үзләренең кайсы йортка, ничәнче квартирга керүләрен исендә калдырмаган. Аш бүлмәсендә эчеп утырганда, ике арада бәхәс чыга. Җинаятьче үзе сөйләвенчә, янәсе квартир хуҗасы аңа үтерү белән яный. Курка калган кунак үзенең ничек итеп пычакка ябышканын сизми дә кала. Ул хуҗага рәттән ун мәртәбә пычак белән кадый һәм квартирдан чыгып, аптекага юнәлә. Анда кергәч, нәрсә булганын аңлатып, полиция хезмәткәрләрен чакыртырга куша.
Бүгенге көндә аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 14:01Терәк булырга телим Әниемнең исеме Зәлия. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «якты» дигәнне аңлата. Минем өчен, чыннан да, әнием яктылык, җылылык чыганагы.3800
-
8 март 2021 - 13:51Киңәшчем, остазым Әни, әнием минем. Нинди бөек һәм зур мәгънәгә ия булган сүз!3001
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
5 март 2021 - 09:09Яз яңа кануннар белән килеп кердеБалалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?25301
-
7 март 2021 - 11:37Табигатьтән илһам ала Ә менә Эльвира Абдуллина сабыннан чәчәкләр ясый икән. Беренче карашка бу чәчәкләрнең сабыннан икәненә ышану авыр. Шулкадәр нәфис, матур итеп, чыннан гөлләргә охшатып ясалган. Чын зәркән сәнгате менә!13300
-
6 март 2021 - 10:34Юл бирегез ЮХИДИ инспекторлары «Шәһәр электр транспорты» хезмәткәрләре белән куркынычсызлык рейды уздырганнар.9500
-
7 март 2021 - 11:33Китаплары кызыклы да, файдалы да Эльмира Әбүбәкерова яшьләр идарәсендә хезмәт куя. Ире белән ике бала үстерәләр. Улы Әмир 2 нче сыйныфта укый, ә кызы балалар бакчасына йөри. Кызы белән декрет ялында утырганда, Эльмира сабыйлар өчен махсус китаплар белән кызыксына башлый. Соңрак интернет аша аларны үзе тегәргә өйрәнә.8901
-
7 март 2021 - 11:30«Рәхмәт әйткәч, икеләтә рәхәт» Лилия Гасыймова бәйләмнәр ясарга ярата. Тик чәчәкләрдән түгел, ә чикләвекләрдән, җимешләрдән, җиләкләрдән һәм тагын әллә нәрсәләрдән.8403
-
6 март 2021 - 10:22Демографик «чокыр»га тәгәрәп төштек Узган ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Камада үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк булган.6500
-
6 март 2021 - 10:17Яңа үзәк төзелә Түбән Камадагы үзәк хастаханәнең хирургия корпусында капиталь ремонтның беренче өлеше төгәлләнгән.6000
-
7 март 2021 - 11:27«Мендәрем астында – ручка һәм дәфтәр» Айзирә Шакирянованы бик еш төрле әдәби, мәдәни чараларда күрергә насыйп була, еш кына милли конкурсларда катнаша. Өстәвенә, шәһәребезнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы да ул! Ә үзе балалар бакчасында хезмәт куя. Мондый активлыкка вакытны каян таба икән Айзирә?5300
-
8 март 2021 - 09:29Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйм!4100
-
8 март 2021 - 14:01Терәк булырга телим Әниемнең исеме Зәлия. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «якты» дигәнне аңлата. Минем өчен, чыннан да, әнием яктылык, җылылык чыганагы.3800
-
8 март 2021 - 13:51Киңәшчем, остазым Әни, әнием минем. Нинди бөек һәм зур мәгънәгә ия булган сүз!3001
-
8 март 2021 - 08:44Әбием һәм нәнәем турында Минем ике әбием бар. Дөресрәге, бер әбием һәм бер нәнәем.2700
-
8 март 2021 - 13:48Тормыш дәресләре Иртә таңнан торып, әнием елмаеп безне: «Торыгыз, улларым, таң нуры сыман ялт-йолт итеп янып торыгыз!» – дип уята.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика