Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кар эреп югалды, ташкыннар юл алды

Быел кыш кирәкне бирде. Әле ун еллап элек моның кадәр кар яву гадәти хәл булып саналса, хәзер бу күренешне «аномаль» дип атыйлар. Хәер, кышы – карлы, ә язы...

Инде яз җитеп, коммуналчыларның ни дәрәҗәдә намуслы эшләвен ачып салды.

Кем җәфалана, кем күңел ача

Кайбер йорт ишегалларында чип-чиста һәм коры, чөнки урам себерүчеләр кыш буе бозны асфальтка кадәр ватты.  Ә менә кайбер урамнарда тракторлар карны җыеп, өеп кенә калдырды. Нәтиҗәдә, «Халык контроле» түбәнкамалыларның су җыелу турында зарлары белән тулды.

Әйтик, «Старт» сәүдә үзәге янында, Җиңүнең 30 еллыгы урамында, Төзүчеләр урамының 1а йорты ишегалдында һ.б. урыннарда шундый хәлләр күзәтелә. Берәүләр зарланганда, икенчеләр күңел ача. Яшьләр вейкбордарда күлләвекләрдә җилдерүләрен видеога яздырып, социаль челтәрләргә урнаштырган.  Ләкин моның фаҗига белән тәмамлану куркынычын истә тотарга кирәк. Юлда чокыр булса, зур тизлектә егылып, имгәнергә мөмкин.

 

 

Ә менә машина йөртүчеләр зур саклык белән йөрүләре турында әйтә.

– Мин моны «тәртипсезлек» дип кенә атый алам. Шулкадәр сак йөрергә туры килә, – дип фикерен белдерә Алмаз Сәлимов.

Иң зур күлдәвек Корабельная урамындагы 41 нче йорт янында урнашкан. Бер ягыннан икенчесенә кадәр 20 метрлап бар. Машиналарга гына түгел, җәяүлеләргә дә шактый комачаулаган бу «күл» суын берничә көннән махсус машина  килеп, суыртып алган.

– Без яшәгән Табиев урамында кар күләме иң күп кебек тоела миңа. Кыш буе машиналар карны кырга ташыды. Алар барысы да эреп, агып төшсә, нишләрбез, – дип борчыла Гөлнар Шәрәфетдинова.

Ләкин аяз көннәрдә, кояш асфальт өстен тиз киптерә. Кар да шәһәрдә эреп бетте диярлек.

 

«Акты ташып, акты ярсып кар сулары»

Шимбә кичен Түбән Чаллы авылыннан шомлы хәбәр килеп иреште. Анда инеш ярларыннан чыгып, урмандагы эрегән кар сулары белән авылга төшкән һәм Кызыл Армия урамындагы берничә йорт ишегалдына кергән. Авыл кешеләре төшергән видео-фотоларда күренеш, чыннан да, коточкыч...

 

 

– Иртән  тыныч иде. Көн җылыта башлагач, урман-басулардан су җыелып төште. Шулкадәр тиз, көтмәгәндә булды бу хәл, без хәтта баздагы бәрәңгене дә чыгара алмыйча калдык. Су гаражга да үтте, – диде Рим Ситдыйков.

– Ишегалды тулды, су баскычка кадәр үрмәләде, бәхеткә, гаражга кермәде. Мондый хәлне күптән күргән юк иде. Ярдәмгә улларым кайтты, – ди Тәнзилә Гыймранова.

Якшәмбе ашыгыч рәвештә чаралар күрелә башлаган. Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов әйтүенчә, трактор белән бозны ярып җибәргәч, су кимегән.

– Кинәт кенә җылытып җибәреп, яңгыр да яву нәтиҗәсе бу. Соңгы тапкыр 15 ел элек Зәй ярларыннан  чыгып, авылга кергән булган дип сөйли әби-бабайлар. Бәхеткә, безнең җирлектәге башка авылларда мондый хәлләр күзәтелми, – дип аңлатты Бәгъдәнур Илдарханов.

Олы Афанас авылында исә кар сулары авыл халкы өчен мөһим юлны ишкән. Шәһәр белән авылны тоташтыручы бу урыннан машиналар да, мәктәп укучылары да йөргән. Ә хәзер юл урынында бер метр тирәнлектәге озын ерганак хасил булган.  
Көн саен җир убыла бара, кешеләрнең мондый хәлне беренче тапкыр күрүе.

 

Афанас авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Филипов исә моны куркыныч афәт дип саный, әмма, үзе белдерүенчә, чаралар кар эреп беткәч кенә күреләчәк икән. Әлегә урамны ябарга гына кала.  

Димәк, безгә куркыныч янамый?

Узган ел Кама елгасы боздан мартта ук арынса да, быел боз һаман кузгалмаган. Зәй елгасы исә «ачылган».

– Камада боз әле калын булса да, нык түгел. Шуңа күрә билгеләр куеп, балыкчыларны кертмибез. Көн саен машинада,  махсус суднода йөреп, күзәтәбез. Камада боз апрель аеның икенче яртысында китәр, дип фаразлыйбыз. Гадәттә, май аенда су бераз күтәрелә, быел да шулай булыр, дип исәплибез, – дип аңлатты коткару станциясе начальнигы Илдар Миңнегалиев. 

Ә шулай да быел су басу куркынычы бармы икән? 12 ел элек, һич көтмәгәндә, авыллар һәм 36 меңнән артык бакча су астында калган иде.

– Аңлагыз, быел Түбән Камада гына түгел, Татарстанда, Россиядә кар күп яуды. Алай да, куркынычсызлык чаралары күптән күрелә башлады. Карны кырларга чыгардык, авыл җирлекләре елгаларында бозны кистек. Элек дамбаның аяныч хәлдә булуы гел куркыныч тудырса, хәзер бу яктан барысы да тәртиптә. Куркыныч янаган торак пунктларга махсус хезмәтләр киләчәк. Гражданнар да һәрчак әзер булырга: документларны бер урында сакларга һәм коткаручылар кушканны эшләргә тиеш, – дип тынычландырды Түбән Кама гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре идарәсе начальнигы Виталий Бочкарев.

Алай да, язгы ташкын була калса, Пробуждение, Ильинка, Дмитриевка һәм  Кармалы авылларына су басу куркынычы    яный. Анда инде халыкка кичектергесез хәбәр итү системасы урнаштырылган. Гадәттән тыш хәлләр булса, өйләре зыян күргән кешеләрне «Патриот» һәм «Камский Артек» үзәкләрендә урнаштыру мөмкинлеге бар.

Дөрес, «Халык контроле»на Выгороженный Ключ авылында юлны су каплаган, дип язганнар.

Әмма бу хәл ел саен кабатлана икән. Авылда яшәүче күпбалалы гаиләләр өчен шәһәргә йөрү шактый кыенлаша. Зарланучы аноним «тиешле итеп төшү урынын ясап һәм торба салып мәсьәләне хәл итеп була», дип тә яза.

Фото: Рим Ситдыйков, https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X