Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кансызлыгы шәһәрне тетрәткән

Төнге урам. Чиләк тоткан хатын чүплек янына бара. Чиләктәгесен контейнерга бушата һәм өйгә кереп китә. Беренче карашка, шикләнерлек нигез юк. Әмма күпмедер вакыттан соң чүплек янына килгән бер ир шунда нәни кызчыкны таба. Хастаханәгә китерелгән сабый туңган, тән температурасы 32 градус була. Шулай да табиблар аның гомерен саклап кала ала.

Бала шул ук төнне, сәгать 12 ләр тирәсендә Сөембикә урамындагы 79 нчы йорттагы квартирларның берсендә туа. Вакытыннан иртәрәк дөньяга килгән сабыйның авырлыгы 2 килограмм 300 грамм була. Ана кеше аны ваннада таба, кендеген пычак белән кисә. Аннары пакетка тыгып, чиләккә сала да, чүплеккә илтеп ыргыта. Бу йортта урнаштырылган камера видеосында ачык күренә. 
Төнге сәгать өч тулганда чүплек яныннан узып баручы Евгений Ходырев нидер ишетеп, контейнер эченә карый һәм пакетның селкенеп торуын күрә. «Пакетны ачкач, башта соңгылык, аннары бала башы күренде», – ди ир. Ул шунда ук коткаручылар хезмәтенә шалтырата. Табиблар баланы хастаханәгә алып китәләр, полиция хезмәткәрләре ананы эзлиләр. Бер тәүлектән аны табалар. 
39 яшьлек хатынның 14 һәм 18 яшьлек ике баласы бар, әмма алар әтиләре белән яши. Үзе әйтүенчә, йөкле булуын соң аңлаган. Баланы тапкач та, хәле начарайган, хәзер ул үзе дә хастаханәдә. Гаебен таный. «Алдан уйлап үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хатынга 8 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный», – ди Түбән Кама муниципаль районы буенча тикшерү бүлегенең мөһим эшләр тикшерүчесе Руслан Советников. 
Әмма түбәнкамалыларны күбрәк бала язмышы борчый. Кешеләр памперсларга акча җыялар. Беренче булып, кызчык янына полиция хезмәткәрләре килгән. Алар аңа бүләкләр, кирәк-яраклар алган. Ананың кансызлыгы күпне күргән хокук сакчыларын да тетрәндергән.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев