Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

“Камский бриз” телевизион фестивальгә хәбәрчеләр һәм видеооператорлар Татарстанның 20 шәһәреннән һәм районыннан килде

Фестивальнең икенче көне “Мирас” мәдәният йортында узды.

Ул “Пусть говорят” тапшыруның шеф-редакторы Лилия Федорованың осталык дәресеннән башланды. Лилия ханым продюссерлык эше нечкәлекләре һәм алымнары турында сөйләде.

Төштән соң спикер  Мария Штейн хәбәрчеләргә интервьалу осталыгы турында сөйләде. Мария НТВ, Беренче, Культура каналларында эшләгән. Чакырылган кеше интервьюда “ачылсын” һәм бу көн аның хәтерендә калсын өчен нишләргә? Интервьюга ничек әзерләнергә, нинди чыганаклардан файдаланырга? Болар барысы турында да мәгълүмат файдалы гына түгел, кызыклы да иде.

Дәресләр әле дәвам итә. Көн хәбәрчеләр конкурсына нәтиҗә ясау белән тәмамланачак. 

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев