Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Изге Болгар җыены - 2023

Тарихка кагыла алдылар. “Изге Болгар җыены”на беренче тапкыр Пәйгәмбәр һәм аның сәхабәләренең шәхси әйберләре кайтарылды.

Изге Болгар җире үзенең борынгы мәчетләре, тарихи корылмалары белән каршы ала. Моннан 1101 ел элек биредә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителә. Истәлекле дата уңаеннан Дагыстаннан Мөхәммәд пәйгәмбәр һәм аның сахәбәләренең шәхси әйберләре кайтарыла - чәч бөртеге, кылыч, чүлмәк... Әлеге тарихи ядкәрләрне Татарстан Рәисе дә тотып карый.

"Болгар - безнең нигезебез. Болгар булганда, безнең телебез, динебез гореф-гадәтләребез яшиячәк. Безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт. Уңышлар сезгә", - ди Рөстәм Миңнеханов. 

“Изге Болгар җыены” 20 меңнән артык кешене бер мәйданга җыя. Сәфәр кылучылар арасында Түбән Кама делегациясе дә була. Быел изге җирләргә 5 автобус бара. Барлыгы – 200дән артык кеше. Елдагыча, Үзәк мәчет вәкилләре үз алачыкларын булдыралар, ачык һавада пылау пешерәләр.

"Бу безгә генә хас булган чара. Башка районнарда күргәнебез юк. Төшке вакытта бергәләшәп җыелышабыз, тамак ялгап алабыз. Ул үзе бер шундый кардәшлек, дуслык", - ди Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов. 

Бәйрәмнең программасы бик бай һәм эчтәлекле. Сәхнәдә – тарихны чагылдыручы тамаша бара, кунаклар өчен музейлар эшли, осталык дәресләре үткәрелә. Өйлә намазы – меңләгән кешене берләштерде. Тәртип буенча, алгы рәтләрдә ир-атлар, аннары хатын-кызлар тезелде. Дини гыйбадәтне Татарстан рәисе, Республика мөфтие, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин һәм имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов кылды. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев