Туган як

Итне бәйрәмнәрдә генә ашарга калмагае...

Ягулык-майлау материаллары, авыл хуҗалыгы техникасының бик кыйммәт торуын һәм үз хезмәтеңне дә исәпкә алсаң, авыл хуҗалыгы җитештергән продукциягә куелган бәяләр үзен аклыймы?

Соңгы көннәрдә ит, сөт, ипи бәясе үзен акламый, аңа бәяне күтәрергә кирәк, дигән бәхәсләр куерганнан куера. Мин үзем дә авыл кызы. Икмәкнең, итнең, сөтнең авыл кешесенә нинди авырлыклар белән бирелгәнен бик яхшы беләм. Гаиләбездә кызлар гына булганлыктан, яшьтән кул чалгысы белән печән чабып, төяп, түбә астына кертеп үстек без.

Ул чорда авыл тулы куәтенә яши, янәшә-тирәдәге бар болынлыклар хуҗалыкларга бүлеп бирелә. Ул печән генә җитмәгәнгә, сөяп куелган кебек ярлардагы үләннәрне дә чалгы белән чабып, сыртка салып өскә күтәрә идек. Ә хәзер авыл халкы авылның үзе белән бергә акрынлап олыгая. Мал тотучылар сирәгәя. Хәтта гөрләп торган татар авылларында көтү юк, чөнки халык мал асрап мәшәкатьләнми. Беренчедән, авыл хуҗалыгында җитештерелгән ризыкның бәясе арзан. Сөтнең литры – 55, ә кешегә зыян гына салучы сыраның литры 100 сумнан да ким түгел. Кеше өчен кайсы кирәгрәк, кайсы әһәмиятлерәк соң? Икенчедән, кибеттә сөте-мае, ите тулып ятканда, нигә мал асрап чиләнергә?

Сишәмбе, 3 август көнне ит бәяләре белән кызыксынып, шәһәребезнең Үзәк базарына сугылып чыктым, ит сату белән шөгыльләнә торган кибетләрдә йөрдем. Әлегә Түбән Камада иткә бәяләр күтәрелмәгән. Сыер (тана, үгез) итененең килограммы 320 сумнан башлана. Ә сарык итенә бәя бераз гына булса да төшкән дә әле. Монысы әле күптән түгел генә узган Корбан гаетенә бәйледер. Авыл кешесе үзе тәрбияләп үстергән малына бүген шундый бәя куя. Дөрес, күбесе бу хакка риза түгел.

«Итнең бәясе – 500, сөтнең 50 сумнан да ким булмаска тиеш» – диләр алар. Инде ничә еллар фермерлык эше белән шөгыльләнгән Фәрит абый әйтүенчә, итнең бәясе 500 сум торырга тиеш. Әле ул үзебезнең кул хезмәтен, печән-салам бәясен кертмим, аларын үзебез әзерлибез, икмәк-фураж, бензин-солярка бәясе бугаздан кыса, ди ул.

2020 елда 1 литр сөтнең үзбәясе 31 сум булса, быел инде ул 35 сумга күтәрелә. Август аенда ипигә 7-12 процентка күтәреләчәк, диләр. Сәбәбе – онга, чималга, төрү материалына һәм транспорт хезмәтенә бәя арта. Сентябрь башыннан сөткә дә бәя артачак. Монысы Татарстанда «Честный знак» дип аталган мәҗбүри маркировкага бәйле. 1999 елда сөт – 6,97сум, 2010 елда – 29, ә 2018 елда 54 сум булган. Ит бәясе инде ничә ел үзгәрмәгән диярлек. 2016 елда да килосы уртача 315 сум булган. Әзер итне арзан бәягә алып китеп, шәһәрдә шактый арттырып сатучы эшкуар-алыпсатарлар бәяне 500 сум да, 600 сум да куярга мөмкин. Тик аның аермасы алыпсатар кесәсенә керә шул. Авылда хәләл кул көче белән эшләгән кешегә түгел.

Ярар, итнең бәясен күтәреп куйдылар ди. Тик андый кыйммәт бәядән сатып алучы булырмы икән соң? Халыкның күпчелегенең яшәү дәрәҗәсе уртача яки аннан да түбән икәне бүгенге көндә беркемгә дә сер түгел. Авыл кешеләре: «Безнең эш хакы артмады, безнең хезмәт бәяләнми» диләр. Әйе, авыл кешеләренең хезмәте бәяләнми. Ә кемнеке бәяләнә? Гомер буе бил бөгеп, авыр эштә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан һәм 13000 сум алган пенсионер лаеклы пенсия аламы? Ачуым да килмәгәе, ярты гектар чамасы мәйданда идән юган һәм шуның өчен 14000 сум эш хакы алган идән юучы хезмәте бәяләнәме? Иртәдән кичкә кадәр көйсез алучыларның капризларына түзгән кибетчегә уч тутырып акча бирәләрме? Кем лаеклы хезмәт хакы ала?.. Итнең бәясе күпме торырга тиеш? Килосы 500 сум булса ит аласызмы? дип берничә түбәнкамалыга мөрәҗәгать иттем.

Роза апа Хөсәенова:  «Пенсиям 13 мең. Совет заманында алган өч бүлмәле квартирым өчен кышларын түләү биш меңгә җитә. Аякларым сызлап тилмертә, аена ике-өч мең сум даруларга гына китә. Күптән инде яңа кием кигән юк. Сәламәтлекләре булган чордашлар бакчада эшли. Ә миңа сатып алырга туры килә. Болай да итне бәйрәмнәрдә генә ашыйбыз, күбрәк «суповой набор» дигән сөяк-санак кына алабыз инде» – ди ул.

Илгиз Җиһангиров «химия»дә аппаратчы: «Яхшы ит болай да 420 сум чамасы тора. Минем әти ит кәбестә түгел ул, бер җәйдә бакчада үсми, дия иде. Кибетләргә керсәң, элек песигә генә ашаткан мойва балыгының килограммы 360 (!) сум тора. Аны бит ашатып, тәрбияләп үстермиләр. Билгеле, күпме кул көче кергән итнең бәясе чагыштырмача арзан. Гадәттә, заводта эшләүчеләрне акчаны көрәп ала дип уйлыйлар. Менә төшке аш вакытында минем күзәткәнем бар. Хәзер күбесе тавык итенә өстенлек бирә. Ә авыз тутырып көн саен ит ашаучылар авылдан бушлай ит килгәндә генә. Анда да шәһәр кешесенә күчтәнәч бушлай булса, авыл кешесе күпме тир түгә".

Гүзәлия Сабитова (күп балалы гаилә, үзе бюджет өлкәсендә эшли): «Дөресен генә әйткәндә, без инде байтактан тавык итенә өстенлек бирәбез. Фаршны да тавык итеннән ясалганын алабыз. Оят булса да әйтим инде, Корбан бәйрәмендә мал чалганда гына чын ит ашыйбыз. Бюджетта эшләүчеләр килосы 500 сумнан сыер ите ала алмый ул. Сүз дә юк, авыл кешеләренең зарлары урынлы. Тик монда без берни эшли алмыйбыз. Үзебез дә шул хәлдә бит».

Һәм сүзебезне йомгаклап, район башкарма комите ты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов белән элемтәгә чыктык. «Хәзергә арту күзәтелми. Әйе, быел ашлык, печән бәясе узган елга караганда күтәрелде. Аларны исәпләсәң, сүз дә юк, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя артырга да мөмкин. Базар мөнәсәбәтләрен дә исәпкә алырга һәм сатып алучының мөмкинлекләрен дә истән чыгармаска кирәк», – диде ул.

Халыкның үзара бәхәсләшүе, мәсьәләне хәл итмәс. Авыл хезмәтчәннәре ит бәясен күтәреп кенә баемас. Бу дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш мәсьәлә. Дәүләт авыл хуҗалыгына йөз белән борылып, мал асраучыга ел буе бер генә юньле уен күрсәтә алмаган футболчыларга түләгән акчаның чиреген генә түләсә дә авыл тупиктан чыгачак.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: