Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Җирдә бернәрсә дә мәңгелек түгел

Шәһәребездә иң беренче кинотеатрларның берсе – «Җәлил» кинотеатры ябылды.

1971 елда төзелгән бина төрле вакытлар кичерде, яңартылды... Әмма һәрнәрсәнең ахыры булган кебек, «Җәлил» кояшы да баеды.

Тарихка күз салсак...

Түбән Камада беренче кинотеатр – «Восход» шәһәр статусы бирелгәнче 1964 елда төзелгән. Әмма берничә елдан ул вакытта кино челтәре белән идарә итүче Әминә Ибраһимовага тагын да зуррак һәм заманчарак  бина булдыру бурычын куйганнар.  «Җәлил» кинотеатрын төзү өчен Дәүләт банкында ярты миллион сум күләмендә ссуда алырга  туры килгән.

Әминә ханым химия комбинаты инженеры белән Ленинградка баргач, киң экранлы «Победа» кинотеатрын ошаткан. Андыйлар ул вакытта Советлар Союзында сирәк очраган. Әминә Ибраһимова кинотеатр проектын эшләткән, акча күчерелгәч, төзелеш башланган. 950 урындыкны Казанда мебель җиһазлары фабрикасында ясатканнар, аппаратураның исә Чехословакиядә җитештерелгәнен алганнар. 1971 елның 14 декабрендә яңа кинозалда беренче фильмны – «Башсыз җайдак»ны күрсәткәннәр.

«Җәлил» кино сеансларын карарга республиканың Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Зәй, хәтта Казаннан төркем-төркем тамашачылар килгән. Түбәнкамалылар үз шәһәрләрендә булган кинотеатрга авырлык белән эләгүләренә канәгатьсезлек тә белдергәннәр. Керем дә үзен көттермәгән, ел дәвамында банктагы ссуданы каплаганнар.

Цирк карарга – «Җәлил»гә

49 ел эчендә «Җәлил» төрле вакытларны кичерде. 80 нче елларда анда яллар саен диярлек мультфильм карарга йөргәнебезне әле дә хәтерлим. Сеанс башланганчы уен аппаратларында балалар җыелып торды.

Узган гасырның 90 нчы елларда кинотеатрны Россия эстрада йолдызлары концертлары белән саклап калдылар. Әлбәттә, София Ротару, Татьяна Буланова һ.б. йолдызларны сәхнәдә күрү бәхетенә бары тик билет алу мөмкинлекләре булганнар иреште. Билет бәясе исә ул вакытта гади эшче өчен бик кыйммәт иде.

Ул елларда «Җәлил»дә шулай ук циркларга кадәр күрсәтелде. Шунда «Тапкырлар һәм шаяннар уены йорты» оештырылды.

2000 нче елларда, яңартудан соң, 514, 99 һәм 49 урынлы өч кино залы ачылды. Кино 2D гына түгел, заманча 3D, хәтта  5D форматында күрсәтелде. Кешеләр чит илдәгечә залга «попкорн» тотып кереп, кинофильм караганда шуны ашап утырды. Икенче катта бильярд уйнау мөмкинлеге тудырылды. Беренче катта исә кафе, соңрак «Пельменная» ачылды.

Узган ел күңел ачу үзәкләре, кинотеатрлар авырлык кичерде. Башта пандемия сәбәпле ябылып торды, аннары ара калдырып, кереп, кино карау мөмкинлеге барлыкка килсә дә, кешеләр агылырга ашыкмады.

Инде менә 27 мартта «Җәлил» кинотеатры социаль челтәрләрендә  аның ябылуы турында хәбәр чыкты. Анда 31 мартка кадәр барлык киноларга бәя ләр 50 процент тәшкил итәчәк язылган иде. Әнә шулай итеп кинотеатр шәһәрдәшләр белән «хушлашты».

Кояш гел болыт артында гына тормый 

Бу яңалыкны түбәнкамалылар төрлечә кабул итте: кемдер хуплады, икенчеләр исә, мәсәлән, Радмила Хуҗина  кинотеатрны япмауларын сорап, петиция әзерли башлаган. Петициягә имза куючылар да бар. НТР хәбәрчесе кинотеатр администраторына шалтыратса да, «Җәлил»нең ябылуы турында төгәл җавап алмады.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетында да бу эш турында тәфсилләп аңлатып тормадылар. Бары тик: «Муниципалитетның бу бинаны үзенә алырга хокукы бар иде. Дөрес, әлегә бу – шәһәр хакимиятенең мондый хокуктан файдалануның бердән-бер очрагы. Анда яңа мәдәни үзәк булыр, Яшь тамашачы театры урнашыр, дип ниятлибез», – дигән гомуми сүзләр белән чикләнделәр. 

– Чыннан да, бина Яшь тамашачы  театрына тапшырылачак. Театрның озак вакыт үз бинасы, сыеныр урыны булмады. Әлбәттә, шәһәр уртасында берничә буынны берләштерә алган күп функцияле, төрле жанрларны туплаучы универсаль мәдәни мәйданчыкның урнашуы зур мөмкинлекләр бирәчәк. Шәһәрдә мәдәни объектларның аз булуын исәпкә алганда, бу – уңышлы һәм уңайлы алым, – дип үз фикерен белдерде мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшина.

«Эпоха» дип күпме генә сөйләсәк тә, кызгансак та, вакытның туктап тормавын онытмыйк. Яңа башлангыч уңышлы булсын дип телик, Яшь тамашачы театры артистлары да, үз заманында «Җәлил» кебек, залларын җыю бәхетенә ирешә алсын. Ә кинотеатрның үткәне, шәһәрнең башка үзгәртелгән яки җимерелгән объектларыдай, тарихи китаплардагы һәм альманахлардагы истәлек фотоларында гына калыр.

Шәһәрдәшләр фикере:

Алсу Ганиева, татар теле тәрбиячесе:

“Миңа бу үзгәрешләр бик ошый. Театр яратучы яшьләребез күп дип уйлыйм. Алар өчен шәһәр уртасында менә дигән урын бирсәләр, моның нинди начарлыгы бар? Һәвәскәр яшьләр театры ачып җибәрсәләр, минем кызым анда йөрер иде”.

Рузилә Мөбарәкшина, шәфкать туташы:

“Минем кинога һәм театрга күптән йөргәнем юк. Шуңа күрә моның яхшымы-юкмы икәнен белмим. Иң мөһиме, бина ябылмаячак, минемчә”.

Гүзәл Әхмәтҗанова, студент:

“Кызганыч, билгеле. “Җәлил” шәһәр тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Гаилә белән килеп, вакытны күңелле уздыра идек. Бина эче уңайлы һәм заманча”.

Гөлназ Иванова, дизайнер:

“Бу кинотеатрга бала чакта йөрдем, аннары балаларымны да йөрттем. Янәшәдә Лемаев скверы төзелгәч, бу урын тагын да ямьләнде. Кино сыйфаты да башка урыннар белән чагыштырганда күпкә яхшырак”.

Фото:https://ntr-24.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев