Туган як

Инвалидка ярдәм озак көттермәгән

«Туган як»ның 30 октябрьдә чыккан «Төшү дә, менү дә мең газап» дигән мәкаләдә Җиңүнең 30 еллык урамындагы 10 нчы йортта яшәүче инвалид Владимир Анищук турында язган идек.

Подъезд эчендә пандус булмау сәбәпле, иргә урамга чыгу кыен, ул я күршеләренә мөрәҗәгать итәргә, я булмаса берәрсенең яныннан узуын көтәргә мәҗбүр.
Бу факт буенча Түбән Кама шәһәр прокуратурасы тикшерү башлаган. Билгеле булганча, Владимир Анищук шәһәребезгә 2015 елда Карелиядән күченгән. Ул җирле үзидарә органнарына да, социаль яклау идарәсенә дә мөрәҗәгать итмәгән, шулай ук арбада йөрүче инвалид буларак беркайда да теркәлмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенә канун бозу очракларын бетерергә кушылган. Ә шушы көннәрдә Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 10 йортта подъезд эчендә пандус һәм култыксалар куйганнар. Пенсионер үзе әйтүенчә, хәзер урамга чыгу һәм өйгә керү күпкә җиңелрәк.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: