Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Интернет аша сатсалар да...

Соңгы елларда интернет аша әйбер сатып алу очраклары артты. Уңайлы да, җайлы да – компьютерны кабызып, әйберне сайлыйсың, акчасын түләп куясың да, берничә көннән сатучысыннан яки почтадан барып аласың. Эштән соң арыган килеш кибеттән кибеткә йөгерү дә кирәкми, сату белән шөгыльләнүче сайтлар тәүлек буе эшли. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, анда да алдыйлар.

Бер кыз социаль челтәрдәге төркем аша, күлмәк сатып алырга теләгән. Төркемдә 9000нән артык кеше теркәлгән, шуңа күрә түбәнкамалыда сатучының җитди һәм сыналган булуында шик тумаган. Ул күлмәкне сайлап, акчасын түләгән. Товар 13 көн эчендә кайтырга тиеш булса да, кулланучы аны бер ай узгач кына алган. Посылканы ачканын кыз видеога төшергән һәм юкка түгел: күлмәктә берничә тап бар икән. Бу хакта сатучыга җиткергәч, ул ышанмаган һәм товарның бозык булуына дәлилләр сораган. Тик, хәтта видеоны карагач та, күлмәкне бозуда сатучы кызны гаепләгән.
Кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итеп, хәлне аңлаткан. Белгечләр аңа дәгъва язарга ярдәм иткәннәр, әмма сатучы җавап җибәрмәгән. Кызга исә төркеменең кибет булмавын һәм җаваплылыкны үз өстенә алмаячагын язган. Тик бу хаталы фикер. Димәк, сатучы законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, шактый гына гына кешене алдый дигән нәтиҗә ясап була.
Белеп торыгыз! Сатучы (үтәүче) кулланучыга сыйфатлы товар гына сатарга тиеш. Интернеттан яки телевизордан күреп, әйбер сатып алырга теләсәгез, ул фотода, каталогта, видеода күрсәтелгәнчә булырга тиеш. Җитешсезлекләр табылган очракта кулланучы акчасын кайтаруны таләп итә ала.
Әмма бу сатучы акчаны кайтарудан баш тартты һәм эш судка кадәр барып җитте. Утырышка килмәде, үзенең эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәве, акчаны кайтарырга риза, тик кулланучының аңа мөрәҗәгать итмәве турында хат җибәргән. Судта Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре өченче зат буларак катнашты. Нәтиҗәдә, чыгарылган карар буенча, сатучы күлмәк акчасын да, китерү өчен алган бәяне дә кире кайтарырга тиеш була.
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук Түбән Кама территориаль органы «кайнар линия»сенә 8(8555)36-63-76 номеры буенча дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00 сәгатьтә, җомга 8.00-16.45 сәгатьтә шалтыратыгыз.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча Лилия Заһретдинова әзерләде.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев