Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

«Ил белән күтәреп була ул»

Шәһәребезнең ашамлык кибетләрендә кайбер әйберләргә, шул исәптән, шикәр комына да бәяләр арткан.

Үзем йөри торган кибеткә керсәм – шикәр комының бер килосы 45 сум! Әле узган атнада гына 35 сум итеп күрдем.
Шунда ук тагын бер бәя – 37 сум дип язылган. Сатучыдан моның сәбәбен сорагач:
– Шикәр комын биш килога кадәр сатып алсагыз – 37 сум, күбрәк алсагыз 45 сум була, – дип җавап бирде. Карасам, көнбагыш мае да кыйммәтләнгән. Ташлама буенча 100 сумга саталар!
Икенче көнне керсәм, шикәр комы һәм көнбагыш мае шактый кимегән, ярмалар, макарон эшләнмәләре киштәләре дә буш. Безнең халыкта мондый паника вакыт-вакыт булып ала: я туалет кәгазе, я карабодай, я тоз ябырылып сатып ала башлыйлар. Башка кибетләрдә дә бәяләр шактый арткан. Сатучысы әйтүенчә, кешеләр канәгатьсезлек белдерә. Кайберләре шикәр комы бетәр дип куркып, күбрәк алып калырга тырыша. Ә башка азык-төлек товарлары бәяләре әлегә артмаган һәм артуы көтелми икән.
Баксаң, көнбагыш маена һәм шикәр комына бәяләр бер Түбән Камада гына түгел, Россиядә дә арткан. «Риа-новости» сайты хәбәр итүенчә, бу экспорт бәяләренең артуына бәйле икән. Илдә шикәр җитештерүче заводларның берничәсенең эштән туктавы да, кыйммәтләнүгә китерергә мөмкин. Өстәвенә, шикәр чөгендере уңышы узган ел белән чагыштырганда, быел кимрәк, дип язылган әле сайтта.
– Бәяләр бер арта башласа, бөтен нәрсәгә арта, иң кирәген күбрәк сатып алып, балконга куям да, берни булмас әле, – ди Җәүдәт Хәлимов.
– Бәяләр ел саен арта, әмма күпләп сатып алырга мөм-кинлегем юк. Аның кадәр үк ашамыйм да. Иң кирәген алам да җитә, – ди Мәйсәрә апа Вилданова.
Социаль челтәрләрдә дә шау-шу купкан инде. «Әйдә, таласыннар акыртып, кемгәдер аз булган күрәсең!», «Ел саен ниткән бәя арттыру ул!» дип язучылар да, «Ә мин шикәр ашамыйм», «Шикәрне сатып алмыйбыз диярлек, үзебезне саклыйбыз» дип җавап бирүчеләр дә бар. Ә кемдер узган ел сатып алган карабодае барлыгы турында язган.
Ә шәһәр җитәкчеләре соңгы яңалыклар турында беләләрме? Алар бу хәлләргә тәэсир итә аламы?
Бу сорауларны без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляевка бирдек.
– Әлбәттә, беләбез. Чөгендәр бәя-се арту сәбәпле шикәр комының бәясе 22 процентка кыйммәтләнгән. Әмма, без бу бәяләрне төшертә алмыйбыз. Мәгълүматны Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юлладык. Инде алардан җавап көтәбез. Башка азык-төлек товарларына килгәндә, бәяләр инфляциягә карап, ел саен гыйнвар аенда арта башлый, – дип аңлатты ул.
Әбием исән чагында: «Раббым илдән аерым кайгы бирмәсен. Ил белән күтәреп була ул», – дип әйтә иде. Һәр гаиләдә диярлек машина, фатир, бакча булганда, чит илгә, диңгезгә барырга мөмкинлек тапканда, шикәр белән майның кыйммәтләнүенә генә түзәрбез әле.

Лилия Заһретдинова

Фото: Анастасия Шакирова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев