Туган як

Игътибарсызлык аркасында

Түбән Каманың Индустриальная юлында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Пенсиядәге Валентин Куршаков «Нива» автомобилендә гаражына барганда консервалар заводы ягына борылган. Әмма «КИА» йөртүчесе борылу утын күрмәгән һәм зур тизлектә килеп, «Нива» артына, аннары каршы як полосага чыгып, «НефАЗ» вахта автобусына  бәрелгән. Бәхеткә, автобуста бу вакытта пассажирлар булмаган. «КИА» йөртүчесен баш мие селкенү диагнозы белән тиз арада дәваханәгә озатканнар. Җәрәхәтләре дә күп булган. Әмма ир дәваланудан баш тарткан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: