Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Игътибарсызлык бәласе

Узган атнадаТүбән Кама юлларында тугыз авария булып, унбер кеше тән җәрәхәтләре алган, тагын берсе үлгән. Болар барысы да - рульдәгеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан фаҗигаләр. 29 майда Тынычлык урамындагы 61нче йорт каршында рулендә 24 яшьлек адәм утырган «Нефаз 5299» автобусы юл кырыенда торган 47 яшьлек хатын-кызны таптатып имгәткән....

Узган атнадаТүбән Кама юлларында тугыз авария булып, унбер кеше тән җәрәхәтләре алган, тагын берсе үлгән. Болар барысы да - рульдәгеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан фаҗигаләр.

29 майда Тынычлык урамындагы 61нче йорт каршында рулендә 24 яшьлек адәм утырган «Нефаз 5299» автобусы юл кырыенда торган 47 яшьлек хатын-кызны таптатып имгәткән. Шул ук көнне Вахитов урамындагы 27б йорт ишегалдында 40 яшьлек бәндә үзенең «ВАЗ-21121» автомобилендә җилдергәндә, 7 яшьлек баланы бәрдергән. Ул кыз юлга кинәт кенә йөгереп чыккан, диләр. 1 июньдә Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 7нче йорт каршында билгесез адәм юл аша тиешле урында чыгучы 63 яшьлек хатын-кызны бәрдереп, авария урыныннан качып киткән. 2 июньдә Химиклар белән Җиңүнең 30 еллыгы урамнары чатында рулендә 34 яшьлек адәм булган «ЯВА-350» җәяүлегә юл бирүне кирәк дип тапмаган. Авария нәтиҗәсендә баш мие кузгалган 37 яшьлек ир дәваханәгә эләккән. 3 июньдә Сухрау авылыннан ерак түгел «МАН» бензовозы «Рено Логан» автомобиленә бәрелгән. Икенче машинадагы 62 яшьлек пассажир хатын-кыз «Ашыгыч ярдәм» машинасында үлгән һәм 49 яшьлек ике пассажир дәваханәгә озатылган. «Рено Логан» автомобиле рулендәге 63 яшьлек ирне МЧС хезмәткәрләре көч-хәл белән машинадан чыгарганнар (рәсемдә).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев