Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Идарәне югалткан

Сәнәгать зонасында ике җиңел машина «үбешкәннәр». «Киа» автомобиле йөртүчесе, шин заводыннан шәһәргә кайтканда, идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм «Мазда» машинасына барып бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә, җәрәхәтләнгән «Киа» йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Аның пассажиры исә куркынычсызлык каешын каптырганга, җиңелчә генә җәрәхәтләнгән.
«Раздолье» сәүдә үзәге янында да ике машина бер-берсенә юл бирмәгән. Тынычлык урамы буйлап Төзүчеләр проспектына таба баручы «Лада Гранта» йөртүчесе «Део Матиз» автомобилен үткәрергә теләмәгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Ә менә Химиклар урамында булган авария нәтиҗәсендә, йөкле хатын хастаханәгә озатылган. Гаеп – «Ниссан» автомобиле йөртүчесендә, ул куркынычсыз аралыкны сакламаган, автомобиль алда баручы йөк машинасына бәрелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев