Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Әгәр безгә килеп җитсә?...

Коронавирус буенча шау-шулар бер дә кимеми. Куркыныч хәбәрләрне яңалыклардан да җиткерәләр, интернетта да тараталар. Бервакыт әллә шул зәхмәттән, әллә сезонлы йогышлы авырулардан куркып, түбәнкамалылар күпләп медицина маскалары ала башлаганнар иде. Хәтта даруханәләрдә алар берничә көн бетеп торды.

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә «Коронавирус Казанга кадәр килеп җитте. Бу шаярту да, ялган хәбәр дә түгел. РКБ карантинга ябылган, 8 кешене йогышлы авырулар бүлегенә китергәннәр. Авыруларны махсус кием кигән табиблар кабул итә, ашыгыч ярдәм машиналарын яхшы итеп юалар, барысына да маскалардан йөри...» дигән хәбәр таралган. Сүз уңаеннан, бу хәбәрне миңа берничә танышым да җибәрде.
Республика хастаханәсе бу хәбәрнең ялган булуы турында җиткерде. Дөрес, анда Diamond Princess Япония лайнерыннан сигез кешене китергәннәр. Шулар арасында Казаннан бер гаилә бар. Өч кешедә җиңелчә формада коронавирус табылган, хәзер аларның сәламәтлегенә берни янамый. Хастаханә ябылмаган, кабул итү бүлекләре гадәттәгечә эшли, көненә 300ләп авыруны кабул итә.
Түбән Камада исә бу яктан барысы да тыныч. «Роспотребнадзор» начальнигы Рөстәм Изиятуллин әйтүенчә, Кытайдан кайткан кешеләрне һәм эшкә килгәннәрне табиблар ике атна дәвамында тикшерделәр. Соңгы анализлар яхшы нәтиҗә күрсәтте. Бәхеткә, коронавирус ачыкланмаган. Ә ачыкланса, шәһәребез моңа әзерме?
– Бүген Түбән Кама мэры катнашында киңәшмә узды. Коронавирус очрагы теркәлсә, без бар яктан да әзер. Авыру кешеләр Яр Чаллыга озатылачак – анда махсус бокслар бар. Үзебездә өч сәламәтләндерү лагере әзерләп, җиһазландырып куелган. Табиблар бригадасы укулар узган, зарарсызландыру чаралары бар, – дип аңлатты Рөстәм Изиятуллин.
«Роспотребнадзор» начальнигы түбәнкамалыларга паникага бирелмәскә һәм куркынычсызлык чараларын күрергә – гигиена таләпләрен үтәргә, кулларны сабын белән юарга, бүлмәләрне җилләтергә, медицина маскалары кияргә, чит илләргә чыгудан тыелырга киңәш итә. Үзегезне начар хис итсәгез, тән температурасы күтәрелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев