Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Гарасат китергән зыянны кем каплар

2 февраль кичендә, Татарстанның күп кенә төбәкләре белән беррәттән, безнең район авыллары өстеннән узган гарасаттан йорт-җирләренә зыян килүчеләрнең, "телефоннарын алмыйлар", дип, "Росгосстрах"тан зарлануларын җиткерүче Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов үтенече буенча, бу дүшәмбедә "Росгосстрах"ның җирле филиал җитәкчесе Зилә Титова белән очрашып сөйләштек. Зилә Хәлимовна, чикләнгән җаваплылыктагы "Росгосстрах" җәмгыятендә үз...

2 февраль кичендә, Татарстанның күп кенә төбәкләре белән беррәттән, безнең район авыллары өстеннән узган гарасаттан йорт-җирләренә зыян килүчеләрнең, "телефоннарын алмыйлар", дип, "Росгосстрах"тан зарлануларын җиткерүче Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов үтенече буенча, бу дүшәмбедә "Росгосстрах"ның җирле филиал җитәкчесе Зилә Титова белән очрашып сөйләштек.

Зилә Хәлимовна, чикләнгән җаваплылыктагы "Росгосстрах" җәмгыятендә үз милекләрен имниятләштерүчеләр арасыннан, 2 февральдәге гарасатта йорт-җирләренә зыян килгән кешеләрдән бу дүшәмбегә, ягъни 9 февральгә илледән артык гариза кергәнлеген әйтте. Без килер алдыннан гына да, әлеге мәсьәлә буенча Сухраудан шалтыратканнарын телгә алды. Простидагы агентлары да әле ген өлкән яштәге бер әбинең гаризасын, документларын алып килгән... Халыктан кергән гаризаларның кайберләрен инде тиешенчә рәсмиләштерергә дә өлгергәннәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге Шәңгәлче, Ташлык, Балчыклы, Ширәмәт, Югары Чаллы, Каенлы, Березовая Грива, Тоба, Югары Уратма, Сухрау, Кызылъяр, Үчкә авылларыннан икән. Тулы комплект документларны тапшырып бетерүчеләргә килгән зыянны 20-30 көн эчендә түләячәкләр. Үзеңә килгән зыянга иминият түләве буларак бирелә торган акча күчерелергә тиешле счетың гына да күрсәтелмәсә дә, тулы комплект документ тапшырдым дип тынычланырга иртә. Шуңа күрә дә, барысын да ныгытып сорашырга, тиешле документларны әзерләүне сузмаска кирәк. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә редакция хезмәткәрләре һәм, шулай ук, атна дәвамында халык шалтыратканда "Росгосстрах"ның җирле филиалы белгечләренең бер телефонны да алмау сәбәпләрен дә белештем. Бу соравыма каршы, Зилә Титова кабинеттагы белгечләр үзләре янына килеп, үтенеч һ.б. белдерүчеләр белән сөйләшкәндә телефон трубкасын күтәреп, шалтыратуларга җавап бирүнең, этик якны күздә тотып, үзләрендә бик үк хупланмавын җиткерде.

Милекләрен "Росгосстрах"та иминиятләштергән кешеләргә килгән зыянны түләү ике төргә бүленә. Беренчесе, "зеленый коридор", ул килгән зыян 10 мең сумннан да артмаган очракта кулланыла. Әлеге гадиләштерелгән система буенча, милкен иминиятләштергән кешедән түбәндәге документлар гына таләп ителә: гариза, үзенең паспорты, иминият полисы, иминиятләштергән өчен түләү кәгазе (квитанция), милекнең үзенеке икәнен раслый торган документ (әгәр анысы юк икән, ул чагында авыл җирлеге башкарма комитетыннан белешмә). Икенче төр түләү - милеккә бик нык зыян килгән очракка кагыла. Бу очракта, милкен иминияләштергән кешенең гаризасы нигезендә, эксперт үзе барып, фотога төшерә, экспертиза уздыра, аның нәтиҗәләре һ.б. Мәскәүдәге "Росгосстрах" ка җибәрелә.

Иминиятләштергән милкенә килгән зыянны түләтү өчен, гаризасын һәм тулы комплект документларын алып, халык зыянга кагылышлы мәсьәләләрне көйләү пунктына (пункт урегулирования убытков) - күрше Яр Чаллы шәһәренең Ямашев бульварындагы 21нче йортка барырга тиешләр. Әмма, халыкка уңайлылык тудыру максатыннан, гәрчә вазифасына кермәсә дә, Түбән Камадагы җирле филиал моны үзе башкара. "Росгосстрах"ның Тукай урамындагы 1нче йортта урнашкан бу филиалы район халкына консультация бирү, иминиятләштерү, әзер документларны илтеп тапшыру белән генә шөгыльләнергә тиешле. Бүгенге көндә биредәге белгечләр үзләре үк, гарасатта зыян күргән халыкка тулы комплект документлар әзерләшәләр: төп нөсхәләрнең күчермәләрен алалар һ.б. Әгәр дә инде милкен иминиятләштергән кешеләр бик олы яшьтә булып, үз хәлләреннән килми икән, ул чагында бу филиалдагы агентлар үзләре барып, тиешле документларны җыялар, аларны рәсмиләштереп, әлеге пункта җибәрәләр.

Килгән зыян өчен иминият акчасының халыкка бер ай эчендә түләнәчәген әйтүче Зилә Хәлимовна февраль башындагы гарасатның, иминият очрагы буенча, "массовый убыток" дип билгеләнгәнен, Татарстанда халыктан барлыгы 280 гариза кабул ителгәнен, зыянның якынча 2 миллион сумга барып басуын да телгә алып үтте.

Бу табигый бәла-каза аркасында районыбыз авыллары халкына килгән зыян кайчан һәм күпме суммада түләнер - "Росгосстрах"ның җирле филиал җитәкчесе Зилә Титова анысы хакында "Туган як" аша хәбәр итәчәкләрен әйтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев