Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Гаеплеләрне ачыклыйлар

Август башында атмосферага зарарлы газлар чыкканлыгы турында шәһәр кешеләре арасында хәбәр таралды. Бу хакта редакциягә килеп әйтүчеләр дә, телефоннан шалтыратучылар да булды. «Ни өчен табигатьне пычратуга юл куела? Кемнәрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга мондый хәлләр? Гаеплеләргә җәза бирелерме?» Түбәнкамалыларны әнә шундый сораулар борчый.

Җил исми – яфрак селкенми, дигәндәй, чыннан да, махсус тикшерү инспекциясе хезмәткәрләре шәһәрнең һәм районның 19 урыныннан «проба»лар алып, аларда ароматлы углеводородларның, бензолның, толуолның, этилбензолның һавадагы күләме кирәгеннән артык булуын ачыклаганнар. Зарарлы газларның чыганагын төгәл билгеләү өчен, анализ нәтиҗәләре Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтына юлланган, шул ук вакытта, гаеплеләргә карата административ эш ачу өчен, «Росприроднадзор» хезмәтенә дә тапшырылган.
13 августта  табигать күзәтчелегенең җирле бүлеге һәм ТР экология министрлыгы вәкилләреннән торган эш төркеме, биологик чистарту корылмалары территориясендә булып, һава составын һәм чистарту корылмалары коллекторыннан алынган суны күчмә лабораториядә тикшергәннәр.
Әлеге мәсьәлә җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә дә күтәрелде. Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, бу тискәре күренешкә үз фикерен белдереп: «Мондый кагыйдә бозучыларга карата без кискен позициядә торабыз. Түбән Кама территориясендәге теләсә кайсы предприятиенең эшчәнлеге экологиягә һәм Түбән Камада яшәүчеләрнең сәламәтлегенә зыян китерергә тиеш түгел. Түбәнкамалылар бездән бу өлкәдә тәртип урнаштыруны көтәләр һәм без моңа ирешәчәкбез. Әлеге мәсьәлә буенча нинди чаралар күреләчәге хакында якын арада ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Валерьевич Шадриков белән эшлекле сөйләшү узачак», – дип белдерде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев