Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Гадәттән тыш эссе кабат килде

Май ае барыбызны аномаль эсселек белән аптыратты. Аннары көннәр бераз суытып, матур гына башланып киткән июнь дә соңгы вакытта «кызды». Казанда һава температурасы рекордлары теркәлә башлады. КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев белдерүенчә, республикага зур антициклон хуҗа булган. Быелгы һава торышы 2010 елныкына бик охшаган.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләрендә һава температурасы 34 градустан арткан. Юрий Переведенцев әйтүенчә, республикада уртача тәүлек температурасы климат нормасыннан сигез градуска югары. Өстәвенә, явым-төшем юк диярлек. Июнь аенда 63 миллиметр урынына нибары 20 миллиметр яңгыр яуган. Эсселек белән бергә яшенле, бозлы яңгырлар яву куркынычы зур. Әле күптән түгел Татарстанның кайбер районнарында, шул исәптән, Түбән Кама шәһәрендә дә боз яуды. Шәһәребезгә ул зыян китермәсә, Сарман, Аксубай районнарының кайбер авылларында уңышны еккан. Һәм мондый һава торышы июнь ахырына кадәр сакланачак икән әле.
Түбән Камада башларына эссе кабудан зарланучылар булмаган, ә менә Казанда табибларга мөрәҗәгать иткән кешеләр саны 10 нан арткан. Димәк, шәһәрдәшләребез табиб киңәшләрен үти дип уйларлык нигез бар.
Түбәнкамалылар эсседән ничек котыла? Бу хакта үзләреннән сораштык.
– Узган ел фатирга кондиционер куйдырган идем, куанып туя алмыйм. Урамга кичен генә чыгабыз, – ди Айзирәк Галимова.
– Эссене бик авыр кичерәм. Кан басымым мондый вакытта нык күтәрелә, тирлим, башым авырта башлый. Дару эчеп кенә торам, урамга чыкканым да юк, – дип зарланды Госман абый Закиров.
– Өйдә утырып булмый, көндез балалар белән паркка чыгам. Күләгәдә рәхәтләнеп уйныйлар, пляжга да барабыз, – ди Алия Исламова.

Чыннан да, 1 июньдә коену сезоны ачылгач, «Кама» пляжында шактый кеше җыела. Кемдер тәнен матур төскә кертергә теләп, сәгатьләр буе комда ята, кемдер судан чыкмый. Түбән Кама пляжына хәтта Яр Чаллы һәм Алабугадан киләләр икән.
Әмма кояшта артык озак яту тире рагы авыруына китерергә мөмкин. Ә эссе көндә ярдан ерак йөзеп китеп, аяк-кулларны көзән җыеручылар да бар. Бигрәк тә, кеше суга керер алдыннан хәмер эчсә, бату куркынычы бермә-бер арта. Шул ук вакытта «кыргый» пляжларда да ял итүчеләр күп. Әмма андагы сулыкларның төбе тикшерелмәгән, суга ке-реп, «пыялага киселмәм», «арматурага эләкмәм» дип кем төгәл әйтә ала? Өстәвенә, бата башласаң, ул урыннарда коткаручылар да юк.

Искәртү

– кояшка көндез кирәк вакытта гына чыгыгыз,
– күбрәк су эчегез,
– кием җиңел һәм табигый тукымалардан булсын, башыгызга кияргә онытмагыз,
– җитди авырулар булса, даруларны һәрвакыт үзегез белән йөртегез.

Мондый кызулык яшелчә һәм авыл хуҗалыгы культуралары уңышына да начар тәэсир итә. Бакча ширкәтләренең күбесен-дә су белән проблемалар юк-югын, ә менә район кырларында хәлләр ничек икән? Бу хакта без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗановтан сораштык.
– Бүген менә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча видеоконференция форматында Комиссия утырышы узды. Кызганычка, хәлләр Татарстанда да, бездә дә куандырырлык түгел. Президент әйтүенчә, 2010 елгы хәлләргә җитүен-җитмәде... Узган ел уңыш гектарыннан 30-37 центнер җыелса, быел корылык планнарны боза. Яңгыры да аз, температура да рекорд куя: 37-38 градус җирдәге дымны тиз бетерә. Җиләс һава һәм яңгыр кирәк, – дип борчулары белән уртаклашты ул.
Хәлләр шулай ук дәвам итсә, азык-төлеккә бәяләр кабат артуын көт тә тор. Эссе һава Түбән Камада ай ахырына кадәр торачак, дип фаразлый синоптиклар. 1 июльдә генә температура 26 градуска кадәр төшәчәк. Яңгырлар да атнага бер генә явар дип фаразлана.

Халык сынамышлары нәрсә хәбәр итә икән?
26 июньдә бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр.
27 июньдә бакаларның коры җирдә сикерешүен күрсәгез, яңгыр көтегез.
28 июньдә иртәдән кыздырса, кичкә яшенле яңгыр булачак.
29 июньдә яңгыр яуса, аның тамчысына карагыз. Әгәр эре икән, ул иртәгә яумый, вак, пыскып торса, бер-ике көн дәвам итә.
30 июньдә аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы була.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X