Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Фаҗигадә кем гаепле?

«Фаҗига белән тәмамланган ният» дигән мәкаләдә без Кама Аланы янында юл-транспорт һәлакәтендә 16 яшьлек егет вафаты турында язган идек. Ул вакытта ЮХИДИ бүлегеннән килеп ирешкән фараз буенча, «Лада Калина» машинасы руле артында 16 яшьлек үсмер утырган. Һәлакәт вакытында аның белән бергә булган 17 һәм 19 яшьлек танышлары да шуны раслаган.

Үлгән үсмернең әнисе НТР телерадиокомпаниясенә мөрәҗәгать итеп, авариягә кагылышлы үз фаразын җиткергән. Татьяна Горбатова әйтүенчә, судмедицина тикшерүе нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 16 яшьлек улында геморрагик шок, тәнендә күптөрле җәрәхәтләр булуын, өстәвенә, аның йөртүче түгел, «пассажир» икәне раслана. Башта машинаның алдагы тәрәзәсеннән «очып чыккан» дисәләр, соңрак пыяланың чатнаганы гына ачыкланган. Иптәшләре исә, малайның руль артына утырганын, машина тимер киртәгә бәрелгәч, аның «очып чыгуын», аннары үзләре күтәреп, арттагы утыргычка яткыруларын әйткәннәр. Тик машина эче чиста, анда кан эзләре юк.

«Без беркемне дә җәзага тартырга теләмибез, балабызга пычрак кына атмасыннар, гаепләмәсеннәр. Ул сорамыйча машина ачкычын алуда гаепле. Әмма моңа кадәр беркайчан да алай эшләмәде. Аның белән нәрсә булганын, янәшәсендәге ике кеше генә белә, ләкин алар башкача сөйли», – ди ана.

ЮХИДИ бүлегендә исә һәлакәт вакытында руль артында кем булганын төгәл әйтә алмыйлар. Белгечләр әлегә машинаны карыйлар, бармак эзләренең хуҗаларын ачыклыйлар. Тикшерү дәвам итә.

Мәгълүмат НТР сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X