Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Эт этлеген итми калмас

Түбән Камада эт көтүе бер мәчене ботарлаган. Бу хәл Гайнуллин урамындагы 10 нчы йорт ишегалдында балалар мәйданчыгында булган.

Нәрсә көтәбез?

Мәченең үзәк өзгеч тавышын күп кеше ишеткән, тәрәзәләрдән карап торганнар, әмма ярдәмгә килә алмаганнар: эт көтүенә кем каршы чыксын?! Кешеләр әйтүенчә, мәче берничә минут чинаган, аннары тынлык урнашкан... Ул мәчене йортта яшәүчеләр ашатып торган, ә ул көнне тирә-якта аунап яткан йонга карап күбесе әрнегән. Түбән Кама шәһәре администрациясе карары буенча, мәчене ботарлаган этләрнең икесен тотканнар һәм приютка илтеп тапшырганнар.

Кызганычка, бу беренче очрак түгел. Бер ай элек нәкъ шулай ук эт көтүе Мәктәп бульварындагы 9 нчы йорт каршында бер мәчене ботарлаган иде инде. Һәм бу балалар алдында булган. Тагын бер мәчене Гагарин урамындагы 1 нче йорт ишегалдында ашаганнар. Хуҗасыз этләрнең күпләп йөрүен Түбән Афанаста да, Кызыл Чишмә бистәсендә дә күргәннәр.  

«Этләрнең мәчеләрне кууларын еш күрергә туры килә. Бу вакытта песиләр подвал тәрәзәсенә кереп качып котыла ала. Ләкин коммуналчылар аларны да ябып куя», дип яза бер хатын социаль челтәрләрдә.

Кешеләр этләр мәчеләргә ач булганга ташлана дип саный. Тик менә тора-бара алар кешеләргә дә ташланмасмы?  Хуҗасыз этләр мәсьәләсе кискен тора, тик ул һаман хәл ителми. Бер яктан, әти-әниләр балалары өчен куркып, «Халык контроле»на зарларын яудырса, икенче яктан, хайваннарны яклаучы үзиреклеләр каршы тора һәм хакимияттән приют төзүләрен сорый. Бу тарткалашу фаҗига булганчы дәвам итәрме икән?

 

 

ФАКТЛАР

– Уфада шушы көннәрдә бер хуҗасыз эт сигез яшьлек малайга һәм ун яшьлек кызга ташланып, тешләгән. Балалар хәзерге вакытта хастаханәдә.

– Новосибирск шәһәрендә хуҗасы белән урмага чыккан эт бер кызның аягын тешләп, җибәрмәгән. 

– Ульяновск өлкәсендә балалар мәйданчыгында уйнаган кызчыкны урам эте тешләгән...

 

Гуманлылык принциплары
ярдәм итми

Регина исемле бер хатын исә change.org сайтында хуҗасых этләрне юк итү таләбе белән петиция булдырган. Ул үзенең һәм балаларының сәламәтлеге һәм гомере өчен куркуын белдерә.

«Урамга чыгарга куркыта, балаларыбыз, өйдәге хайваннар өчен куркып яшәргә туры килә. Хуҗасыз хайваннар аларга ташланырга мөмкин. Бу этләр зур төркем булып йөри, хуҗалары белән урамга чыккан этләргә, мәчеләргә ташлану очраклары күп. Моны балалар күрә. Аларга гына түгел, олыларга да мәчеләрнең әче итеп чинауларын ишетү авыр. Шуңа күрә шәһәребезнең тынычлыгын саклап калу өчен, хуҗасыз этләрне юк итәргә тәкъдим итәм», – дип язган хатын.

Әлеге петициягә сылтама социаль челтәрләрдә бар. Хәзерге вакытта аңа үз имзасын 280 кеше куйган. Шунысы да бар: Россиядә урам этләрен юк итү канун буенча тыела. Аларны тотарга, стерильләштерергә, прививка ясарга һәм кире җибәрергә тиешләр. Мондый хайваннар колакларына сары төстәге бирка эленә. Түбән Камада бу эш белән шөгыльләнергә теләүче оешмалар юк. Тендер ике тапкыр игълан ителгән, ләкин анда катнашырга теләк белдерүче табылмаган.

Белгечләр түбәнкамалыларга хуҗасыз хайваннарны ашатмаска, шул ук вакытта аларга усал кыланмаска киңәш итә. Әлегә хуҗасыз этләрне үзиреклеләр һәм битараф булмаганнар оештырган өч приют тота. Кешеләр мәчеләр үлеп бетсә, шәһәрдә күселәр саны кинәт артачак дип тә курка...

Без шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать иттек. Мондый хәлдә алар нинди дә булса чара күрәләрме? Матбугат хезмәте безгә Түбән Кама мэры урынбасары Тимур Гәрәевнең түбәндәге җавабын юллады: «2021 елның май аенда үзиреклеләр ярдәме белән агрессия күрсәткән этләрне тоту оештырылган. Аларны приютларга тапшырабыз. Төркемләп йөргән этләрне аерабыз. Хуҗасыз хайваннарны ашату урыннарын җайга салабыз. Әлеге эш Түбән Кама шәһәрендә һәм районында дәвам итәчәк».

Ул этләрне тоту җиңел булырмы икән? Моның өчен махсус бригадалар төзергә кирәк. Төркем-төркем йөргән этләрне аеру эшен дә махсус өйрәнгән кешеләр башкарырга тиештер.

Этләр ташланса, ничек сакланырга?

Яныгызга килгән эт ырылдый яки өрә башласа, нишләргә?Түбән Кама кинолог хезмәте үзәге начальнигы Николай Совгачев киңәшләрен тәкъдим итәбез:
1. Тыныч калырга тырышыгыз. Этнең күзенә карамагыз.
2. Бәлки, сез аларның террито-риясенә кергәнсездер. Әкренләп артка таба чигенегез.
3. Ярдәм итмәсә, җирдән таяк яки таш алыгыз, ләкин этләргә ташларга ашыкмагыз. Бу – куркыту чарасы. Ләкин ярдәм итмәскә дә мөмкин.
4. Хуҗасыз этләрне ашатмагыз. Кешеләр «ашатсам, ташлан-маслар», дип уйласа, чынлыкта, күпмедер вакыт узгач, этләр бу урынны үз территорияләре итеп саный һәм үзләрен хуҗаларча тота башлый.
5. Этләргә беренче булып һөҗүм итмәгез.
6.«Зажигалка» булса, шуны алып, кабызыгыз. Ләкин моны тыныч эшләргә кирәк.
7. Өстегезгә эт ташланганда кулыгызда сумка, букча, пакет булса, эткә аны сузыгыз. Хайван игътибарын башка әйбергә юнәлтеп, аңа ябышса, әкренләп качу ягын карагыз.
8. Шулай ук сумка яки букча белән селтәнеп, «фу» дип тыныч кына әйтергә яисә кычкырып ярдәмгә чакырырга мөмкин. Кешеләр якынлаша башласа, этләр куркып чигенә.
9. Балаларга урамдагы этләргә якынлашырга ярамавын аңлатыгыз. Кайчак урамда йөргән балаларның хуҗасыз хайваннар янында җыелуын, аларны сыйпавын күргәнем бар. Эт реакциясен алдан әйтеп булмый: берсе сыйпаттырса, икенчесе тешләргә яки ташланырга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru/, https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X