Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Эшне үз кулына алган

Кайчак кибеттән алып кайткан ризыкны ачып җибәрүгә, аның бозылган булуын аңлыйсың. Әмма этикеткадагы мәгълүмат файдалану вакыты чыкмаганын күрсәтсә, нишләргә?

Әлфия Басыйрова (исеме үзгәртелгән) шәһәребез кибетләренең берсендә сыр сатып алган. Ашый башлагач, аның бозылганын
күрә, өстәвенә ниндидер ис тә килә. Маркировкада куллану вакыты әле чыкмаган дип күрсәтелә... Кызганычка,
Әлфия ханым чекны кибеттә калдырган,
әмма сырда кибет исеме һәм адресы күрсәтелгән икән. Тик сатучы чексыз товарны
кабул итмәгән.
– Истә тотыгыз: РФнең «Кулланучылар хокукларын
яклау» кануны буенча, кешедә чек булмаса да, сатучы аның таләпләрен үтәүдән баш тартырга тиеш түгел. Кибет, җитештерүче кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итә һәм, кирәк дип тапса, тикшерү уздыра ала, – дип кисәтә Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль
органы эчке базар үсеше һәм координациясе
бүлеге начальнигы Евгения Чернова.
Әлфия ханым бәхәсләшеп тормаган, 120 сумга шул ук партиядән тагын бер кисәк сыр сатып алган. Бу кисәк тә аңа бозылган
булып тоелган. Ләкин кибеткә бару урынына, ул Түбән Каманың Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә юнәлгән һәм сырны тикшерүгә тапшырган. Эксперт нәтиҗәсе буенча, аның сыйфаты, чыннан да, начар булган. Ә бозылган сыр ашаган
кеше агуланырга мөмкин. Сыр белән агулану исә аш кайнату системасына һәм, гомумән, организмга зур зыян сала.
Эксперт биргән нәтиҗә белән кулланучы
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать иткән. Белгечләр Әлфия Басыйрованың судка мөрәҗәгать итәргә теләве турында кибет җитәкчесенә җиткергәч, анысы акчасын кайтарырга, экспертиза һәм мораль чыгымнарны капларга
тәкъдим иткән. Әмма ханым баш тарткан һәм белгечләр ярдәме белән дәгъва язып, судка барган. Коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, суд озакка
сузылган, әмма нәтиҗә дәгъвачыны канәгатьләндергән.
– Товар һәм хезмәт сыйфатсыз булса,
дәгъваны ике экземплярда язарга кирәк. Оригиналы сатучыга тапшырылса,
күчермәдә тапшыру көне һәм алган кешенең имзасы куела. Кибеттә гаризаны
кабул итмәсәләр, оешманың юридик адресына заказлы хат белән юллагыз һәм квитанцияне саклагыз. Бу дәлилләр алга таба судта ярдәм итәчәк, – дип аңлата территориаль орган белгечләре.
Хөрмәтле кулланучылар! Кеше үз хокук-ларын белергә һәм яклый алырга тиеш. Ярдәм кирәк булса, белгечләр Бызов урамындагы
20а йортында бушлай кабул итә, шулай ук сорауларны 8(8555)36-63-76 номерына шалтыратып бирергә мөмкин.

Лилия Заһретдинова

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев