Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Ерак Көнчыгыштан... бушлай җир бирәләр

Август аеннан тагын кайбер законнарга үзгәрешләр кертелә, яки яңалары кабул ителә. Шуларның иң-иңнәрен генә сайлап, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Яңа законнар арасында иң кызыклысы һәм халык арасында иң шау-шу уятканы: паспортта өйләнешү һәм балалар турындагы мәгълүматларның иреклегә калуы. Безнең колаклар бу яңалыкны әлегә кабул итеп бетерми. Ничектер, балаларыңнан, хәләл җефетеңнән баш тарту, яшерү кебек булып чыга.

Әйе, хәзер иллегә җиткәндә дә «мин әле кияүдә түгел, өйләнмәгән» дип буш паспортны күрсәтеп йөреп булачак... Икенчесе, ерак Көнчыгыштан бушлай җир алучыларга кагыла. Аларга «Ерак Көнчыгыш гектары» программасында катнашып, бушлай, элек алганга өстәп, тагын бер гектар җир алырга мөмкин булачак. Тик алдан алынган җирегез эшкәртелгән һәм файдаланылган булырга тиеш.

Ерак Көнчыгыш ошамаса, Россиянең Арктикасына бара аласыз. Хәзер Арктикада да хуҗалык алып бару, йорт салу өчен бушлай җир биреләчәк, рәхәтләнеп пингвиннар фермасы ачарга була.

Дәүләтнең спорт яратучыларга булышуы, теләктәшлек күрсәтүе дәвам итә. Спорт залларында шөгыльләнүчеләргә (шул исәптән балаларның да) чыгымнарының 13 проценты кире кайтарып булачак. Моның өчен спортка, фитнеска түләгән акчаларның документлары – килешү кәгазе һәм касса чегы булырга тиеш.

Россиядә яшәүче чит ил кешеләренә 24 августтан башлап, ун елга вакытлыча таныклыклар бирелә башлаячак. Ә башка ил гражданлыгы алган очракта бу вакытлы таныклык гамәлдән чыгачак һәм кеше үзе 15 тәүлек эчендә Россиядән китәргә тиеш булачак.

Август башыннан эшләүче пенсионерларның пенсиясенә өстәмә түләнәчәк. Тик пенсионер рәсми рәвештә эшләргә, ә аңа эш бирүче Россия Пенсия фондына взнослар түләп барырга тиеш. Һәм пенсионерның пенсиягә 2021 елның беренче гыйнварына кадәр чыккан булуы шарт. Ә пенсиягә 2021 елның беренче гыйнварыннан соң чыккан булсалар, аларга өстәмә түләү түләнми, чөнки пенсиягә чыкканда эшләгән пенсия коэффициентлары түләнгән була.

Ау турында законнарга да кайбер төзәтмәләр кертелә. Яңа закон буенча төбәкләр башлыклары кайсы хайванны атарга рөхсәт бирүне, ау сезоны башлану вакытын, нинди корал куллануны Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән килештереп, үзләре билгели алачак. Шулай ук хайваннар дөньясын дәүләт кадастр исәбенә кую турында нигезләмә гамәлгә кертелә. Әгәр ау ресурслары дәүләт мониторингы өч ел рәттән нинди дә булса хайванның яки кошның 50 проценттан күбрәк кимүен раслый алса, бу төр хайванны аулау тыелачак.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев