Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Ел әле башланды гына...

Елның икенче атнасында безнең юлларда транспорт хуҗаларына матди зыян китергән 164 авария булган, 47 машина штраф стонякасына озатылган, салган баштан машина йөртергә яратучылардан 25ен "гаишниклар" каптырган. Җәяүлеләрне таптау, үзара бәрелешү, очып барганда әйләнеп каплану - болары да рульдәгеләрнең елның икенче атнасында ук башланган күңелсезлекләре. 6 гыйнварда көндезге унбердә Красный Ключ...

Елның икенче атнасында безнең юлларда транспорт хуҗаларына матди зыян китергән 164 авария булган, 47 машина штраф стонякасына озатылган, салган баштан машина йөртергә яратучылардан 25ен "гаишниклар" каптырган. Җәяүлеләрне таптау, үзара бәрелешү, очып барганда әйләнеп каплану - болары да рульдәгеләрнең елның икенче атнасында ук башланган күңелсезлекләре.
6 гыйнварда көндезге унбердә Красный Ключ поселогындагы "Якорь" кафесы каршында "Рено Сандеро" автомобиле рулендәге 1984 елгы хатын-кыз, юлның бозлавык булуына игътибар итеп тормыйча машинасын куган күрәсең, рульне борырга җитешми калган һәм җәяүле өстенә барып менгән. 1951 елгы җәяүле хатынның исә олы юл читеннән үк понтон күпер ягына барышы булган. 9 гыйнвар иртәсендә промышленность зонасының Сүбәләк юлына якын булган урынында "ЗИЛ-137" машинасы, туктап торган "КамАЗ-53215"не урап узган чагында ярым прицепка бәрелгән һәм шул "КамАЗ" артыннан олы юлга килеп чыккан 1977 елгы җәяүлене таптаткан. 11 гыйнварда төнге уникенче яртыда Сүбәләк юлында "иномарка" рулендәге 1980 елгы хатын-кыз юлның начар икәнен исәпкә алмаган һәм шәһәргә бик нык ашыккан, ахры, машинасы барган уңайга юлдан читкә чыгып капланган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев