Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Егет түгел – адәм актыгы!

Түбән Камада 16 яшьлек үсмер 7 яшьлек баланы көчли язган.

Чәршәмбе социаль челтәрләрдә «баланы көчләгән бер хәшәрәтне эзлиләр» дигән хәбәр таралды. Ата-аналар имеш-мимешне бер-берсенә җибәргән арада, НТР хәбәрчеләре полициягә шалтыратып белештеләр. Әмма анда мәгълүматны расламадылар. Ә күпмедер вакыттан социаль челтәрләргә үсмернең кызчыкка ташлану мизгелен тө-шереп алган видеоязма да куелган.
Хәл Фикърәт Табиев урамындагы 29 йорт янында булган. Видеода ул бәндәнең таудан ялгызы шуган бала янына килеп, аны читкә өстерәве ачык күренә. Моны бер ир ишетеп алып, ярдәмгә ашыккан. Үсмер качкан, әмма аны йортларга урнаштырылган видеокамера ярдәме белән тиз арада кулга алганнар. Кызга исә медицина тикшерүе уздырганнар.
Моннан кала, социаль челтәрләрдә бер ханым бу егетнең үз улы артыннан куа китүен дә язган. Янәсе, башта ул аннан телефонын бирүен сораган, ә малай баш тарткач, сүгенгән һәм куа киткән.
Бу яңалык беркемне битараф калдырмагандыр. Социаль челтәрләр «ялкынлы» шәрехнамәләр белән тулды. Кемдер үсмергә бәддога яудырды, кемдер баланың ялгызы урамда йөрү сәбәпләре белән кызыксынды. Чыннан да, шәһәр чите бит, ни булмас...
Эчке эшләр идарәсе әле дә бернинди мәгълүмат бирми. Прокуратура исә бу эшне аерым күзәтү астына алган. 16 яшьлек үсмергә карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Прокуратурадан килеп ирешкән соңгы мәгълүмат буенча, үсмерне ике айга төрмәгә япканнар.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев