Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Дәүләт эчендәге дәүләт

Түбән Камадагы химия белән бәйле предприятиеләрдә берәр күңелсезлек булса, без үзебез әле ишетергә дә өлгермибез, ә инде Казаннан, Чаллыдан, авыллардан һәм, хәтта, Ижаудан да якыннарыбыз, "сез исәнме анда, химиягез белән бергә күккә очмадыгызмы", дип борчылып шалтырата башлыйлар. Аллага шөкер, халык исән, андый чакта һавага таралган углерод окисы һ.б. химик матдәләр...

Түбән Камадагы химия белән бәйле предприятиеләрдә берәр күңелсезлек булса, без үзебез әле ишетергә дә өлгермибез, ә инде Казаннан, Чаллыдан, авыллардан һәм, хәтта, Ижаудан да якыннарыбыз, "сез исәнме анда, химиягез белән бергә күккә очмадыгызмы", дип борчылып шалтырата башлыйлар. Аллага шөкер, халык исән, андый чакта һавага таралган углерод окисы һ.б. химик матдәләр тәэсирендә үтереп баш авыртуларны, күңел болгануларны, хәлсезлек кебек чүп-чарны исәпкә алып тормыйбыз. Шулай ук, үзебезнең сәламәтлеккә тәэсире зур булган тау башындагы химия факеллары ягына да күз салмаска тырышабыз...
Үткән дүшәмбе кичендә, ягъни 3 мартта "ТАИФ-НК"ның бензин җитештерү заводындагы насос җайланмасы дөрләп януы инде барыгызга да мәгълүмдер. Кичке җиделәр якынлашканда әлеге 50 метр биеклектәге насос җайланмасында башланган янгын, җидедән соң, каты шартлау да өстәлгәч, тагын да көчәеп китә. Ул тирәдән өч-дүрт тукталыш арасы ераклыкта, икенче якта эшләүчеләр сүзенчә, бу учакка коры утын өстәгәннән соң, ялкын телләренең кинәт кенә көчәеп китүен хәтерләтеп, бик биеккә күтәрелә...
Әлеге аерым насос җайланмасындагы янгынны сүндерү һәм, шулай ук, колоннаны, янәшәдәге технологик җайланманы суыту өчен, 105 белгечкә (һәм 27 янгын сүндерү техникасына) берничә сәгать азапланырга туры килә. Гәрчә, рәсми сайттан алынган мәгълүматтан күренгәнчә, 19 сәгать 09 минутта әлеге насос җайланмасына продукт килү туктатылган булса да! Бу үзе генә дә химия белән бәйле объектларның ни кадәр куркыныч икәнен аңлата түгелме?!
Шул ук рәсми хәбәрләрдә янгын сагы подразделениеләренең иң беренчеләре килеп җиткәндә, биредәге каталитик крекингның фракция җайланмасы блогының 303нче колоннасында бензин фракциясенең факел булып януы күзәтелә. Ул колонна эчендә углеводород катнашмасы (җиңел бензин) булган. Барлыгы 250 килограмм продукт калдыгы янган. Янгын нибары 15 квадрат метр мәйданга җәелгән икән. Бәхеттән, үлүчеләр дә, нинди дә булса җәрәхәт алучылар да юк.
"ТАИФ-НК"ның бензин җитештерү заводы эше ике атнага туктатылган, Андагы "ЧП" ны тикшерү өчен, "ТАИФ" генераль директорының нефть эшкәртү һәм нефть химиясе буенча урынбасары В.Пресняков та килгән икән. "Ростехнадзор" белгечләре шундый карарга килгәннәр, алар һәм янгынга каршы федераль хезмәтнең суд-экспертиза учреждениесе белгечләре, күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендәгеләр һ.б. шул вакыт эчендә янгын чыгу сәбәпләрен тикшереп бетерергә җыеналар икән. Хәзергә әле бу янгынга 360 градустан югарырак температурада авыр мазут үткәрә торган фланц тоташтыргычта барлыкка килгән разгерметизация сәбәп булган дигән фараз гына бар.
"ТАИФ-НК"ның бензин җитештерү заводындагы янгынның түбәнкамалылар сәламәтлегенә тәэсире кемгә кирәк тә, аны кем тикшерер? Халыкның бит, шушы предприятиенеке кебек, Мәскәү биеклегендә торучы һәм экологик иминлек мәсьәләләрен үзләренә уңай булырлык итеп җайлаучы кешесе юк.
Шуңа күрә дә, кайчандыр мәктәптә укып та онытылган химия фәнендәге кайбер элементларны һәм аларның кеше сәламәтлегенә тәэсирен исебезгә төшереп, атнаның билгеле бер көннәрендә хәлебезнең начарлану сәбәпләрен ачыклап юансак кына инде.
Әгәр дә баш түзә алмаслык булып авырта, чигәләр кыса, баш әйләнә, коры ютәл интектерә, күкрәк кыса, күздән яшь ага, косасы килеп күңел болгана икән, белеп торыгыз, һавага углерод окисы таралган булыр (дәваханәгә барсагыз, сезне сулыш юлларыгызга салкын тигәнлеккә ышандырырга тырышырлар). Химик матәдәләр янганда барлыкка килә торган сөрем яки ис газы да кешенең сулышы кысылуга сәбәп, чөнки ул гемоглобинга тәэсир итеп, тән тукымасы клеткаларына кислород килүне тоткарлый. Бу газ күбәеп киткәндә, кеше аңын җуя, йөзе зәңгәрләнеп чыга, көзән җыера, күз карасы зурая, баш миендә кан әйләнеше бозылырга, хәтта инфаркт булырга мөмкин... "Дәүләт эчендәге дәүләт" булып торучы "ТАИФ-НК" тирәсендә урнашкан икенче бер химия предприятиесе хезмәткәрләренең, "әгәр "ТАИФ" янәшәсендә эшләргә туры килсә, борыннан кан китә, аңын җуеп егылган ирләрне аннан күтәреп алып чыгабыз", дип сөйләгәннәрен редакциягә җиткерүче укучыларыбыз элек тә бар иде.
Үзләренең бензин заводында булган янгыннан соң, бәлки бу "дәүләт эчендәге дәүләт" булган предприятиенең ерактагы хуҗалары Түбән Кама халкы белән санлаша һәм аны борчыган мәсьәләләр белән кызыксына башлар?
Түбән Каманың һавасын, җирен эчәр суыбызны пычрату бәрабәренә миллионнарча сум табыш алучы "ТАИФ"ның чын хуҗаларына сораулар күп. "ТАИФ-НК"ның үз чистарту корылмасы кайчан төзелер? Үз территорияләрендәге туфракның, һаваның зарарлы матдәләр белән никадәр туенганын ачыклагыч пробалар алганнары бармы? Үз экологларының эш нәтиҗәләрен ник газеталар аша халыкка җиткермиләр? Һәм, гомумән, "ТАИФ-НК", зарарлы матдәләр белән пычранып беткән Түбән Кама төбәге экологиясен, халкының сәламәтлеген яхшырту буенча ниләр эшли?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X